Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня

Бүген - Янгын сүндерүчеләр көне

Диспетчерны песидән саклагыз... Белгәнегезчә, тормышын куркыныч астына куеп хезмәт итә торган, катлаулы эшләр башкара торган һәрбер һөнәр ияләренең үз юраулары, сынамышлары бар. Бүген без сезне янгын сүндерүчеләрнең шундый ышанулары, хорафатлары һәм традицияләре белән таныштырырга телибез. Беренче тапкыр эшкә чыккан янгын сүндерүче сугышчан чыныгу узарга тиеш: аны баштанаяк салкын су белән...

Диспетчерны песидән саклагыз...

Белгәнегезчә, тормышын куркыныч астына куеп хезмәт итә торган, катлаулы эшләр башкара торган һәрбер һөнәр ияләренең үз юраулары, сынамышлары бар. Бүген без сезне янгын сүндерүчеләрнең шундый ышанулары, хорафатлары һәм традицияләре белән таныштырырга телибез.

Беренче тапкыр эшкә чыккан янгын сүндерүче сугышчан чыныгу узарга тиеш: аны баштанаяк салкын су белән коендыралар. Менә шуннан соң гына ул үзен бу коллективның тулы хокуклы кешесе дип саный ала.

Ә менә хәзер тасвирланачак галәмәтләрне ялкаурак янгын сүндерүчеләр уйлап чыгаргандыр диясе килә. Һәрхәлдә, командирлар бу хорафатларга каршы гомер-бакый актив көрәш алып баралар. Менә аларның берничәсе.

- Янгын сүндерүче дежурга керешер алдыннан итекләрен чистартса, тәүлек буе аяклары тынгы белмәс, имеш. Чөнки чиста итекләр бөтен каравылны әллә ничә мәртәбә янгын сүндерергә чыгып китәргә, ә вакыйга урынныннан кайткач, шул ук часть хуҗалыгында төрле эшләр башкарырга "мәҗбүр итеп кенә торачак".

- Кизү торганда машинаны юу - шулай ук яман гадәт. Аны юганнан соң калган сәгатьләрегездә, эш сменагыз төгәлләнгәнче, гел янгын сүндерү белән генә мәшгуль булачаксыз.

- Янгын сүндерүчеләрдә вакыйга урыныннан кайтуга ук эш киемен (боевка) юып кую гадәте юк. Смена төгәлләнгәнне көтәргә кирәк, югыйсә, тагын янгын сүндерергә чыгып китәргә туры килмәгәе.

- Янгын сүндерүче, дежурга чыккач, яңа эш киеме кигән икән, ул көнне тынгы булыр димә. Шулай да тәҗрибәле хезмәткәрләр бер хәйлә уйлап тапкан - алар барысы бергәләп яңа киемне таптыйлар, күптән инде "сугышчан чыныгу" узган хәлгә китерәләр.

- Янгын сүндерүчеләр беркайчан да аерылышканда бер-берсенә кул бирми. Алар гадәттә: "Хушлашмыйбыз" ("Не прощаемся") - дип китәләр. Бу традицияне бозучыларга, кагыйдә буларак, бик тиз арада тагын очрашырга туры килә.

- Янгын сүндерүчеләрнең афәттән саклый торган үз фәрештәсе бар. Төрлечә атасалар да, кайвакытта алар аңа мөрәҗәгать итәләр, ярдәмен дә тоялар.

- Янгын чыккан урында чит әйберне алу да куркыныч санала. Бу тәртипне бозганнарга Аллаһ каргышы тиз төшә дип санала, өстәвенә Җинаять кодексында моның өчен махсус маддә дә каралган.

- Бер-береңә "яна күрмәгез" дигән теләк теләү дә дөрес түгел. Янгын сүндерүчеләр, гадәттә, бер-берсенә "коры җиң" ("сухих рукавов") телиләр. Бу инде смена дәвамында җиңнәр коры була, ягъни янгын сүндерергә туры килми дигән сүз.

- Янгын сүндерүчеләр депосына төнге якка берәр урам песие килеп керә икән, коткаручылар ул диспетчер янына барып керә күрмәсен дип, дүрткүзләп уяу торалар. Песи диспетчер бүлмәсендә мияулый калса, янгын турында хәбәр киләсен көт тә тор.

- Вакыйга урынына ашыга торган янгын сүндерү машинасы алдыннан кара мәче йөгереп уза икән, янгын сүндерүчеләр кире борылмыйлар, ә сул җилкә аша өч тапкыр төкерәләр дә баштагы фуражканың алдын артка борып куялар. Шул кыяфәттә 20 метрлап ара узалар, калганы - барысы да тәртиптә.

Хорафатлар, ышанулар, юраулар... Бар инде алар, бар. Әмма тәҗрибәле коткаручылар да, коллективка яңа гына килеп кушылган, янгын сүндерү эшенә күптән түгел генә керешкән кеше дә андый хорафатларны техника куркынычсызлыгы кагыйдәләре белән берничек тә бутарга ярамаганлыгын яхшы белергә тиеш. Техника куркынычсызлыгы таләпләрен, юрау-ышанулардан аермалы буларак, төгәл үтәү мәҗбүри. Мисал өчен, ут чыккан урынга барып җитүгә, янгын сүндерергә керешкәнче, объекттагы электрны өзү - традиция дә, сынамыш та түгел, ә гомерне саклап калырга булыша торган һәм үтәү мәҗбүри булган катгый таләп, кагыйдә ул.

Сүз соңында. Һәр ел саен 30 апрельдә без һөнәри бәйрәмне - Россиядә янгын сакчылыгы көнен билгеләп үтәбез. Шул уңайдан хезмәттәшләребезне - 21 нче янгын сүндерү-коткару часте хезмәткәрләрен һәм, гомумән, барлык коллегаларны ихлас котлыйбыз. Барлык ветераннарга, намуслы хезмәтләре өчен зур рәхмәт белдерәбез, ә яшьләргә бабайларының, әтиләренең эшен уңышлы алып баруларын, янгын сүндерү өлкәсендәге яхшы традицияләрне дәвам иттерүләрен телибез. Һәммәгезгә дә хәерле гомерләр, иминлек, уңышлар, иртәгәсе көнгә ныклы ышаныч- оптимизм белән каравыгызны һәм, әлбәттә, "җиңнәрегезнең коры булуын" телибез!

Наталья ПЕНЬКОВА,

21 нче янгын сүндерү-коткару часте инженеры.

Лилия КӘРИМОВА,
21 нче янгын сүндерү-коткару часте инспекторы.

Әлфинур Шәвәлиева тәрҗемәсе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса