Бугульминская газета

Бөгелмә районы

18+
Рус Тат
Тема дня

Якташыбыз - Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев "Подписка бүләк ит" акциясендә катнашты

Татмедиа медиахолдингы газета-журналларга язылуның нәкъ кызган чорында - Яңа ел алдыннан "Подписка бүләк ит" #ПодариПодписку2016 акциясен игълан итте. Бүген "Бөгелмә авазы" газетасы хезмәткәре әлеге чарага ТР Премьер-министры урынбасары - Информатизация һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов катнашуын фотога төшерде. Ул Югары Ослан балалар йортына өч экземплярда газета-журналлар яздырды. Һәм Татмедиа чыршысына...

Татмедиа медиахолдингы газета-журналларга язылуның нәкъ кызган чорында - Яңа ел алдыннан "Подписка бүләк ит" #ПодариПодписку2016 акциясен игълан итте. Бүген "Бөгелмә авазы" газетасы хезмәткәре әлеге чарага ТР Премьер-министры урынбасары - Информатизация һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов катнашуын фотога төшерде. Ул Югары Ослан балалар йортына өч экземплярда газета-журналлар яздырды. Һәм Татмедиа чыршысына автографы куелган йолдыз элеп куйды. Бүген акциядә тагын якташыбыз - Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев һәм Әлмәт муниципаль районы башлыгы Айрат Хәйруллин да катнашты. Сез дә Бөгелмә авазы газетасына үзегез язылыгыз, әти-әниләрегезне, якыннарыгызны яздырыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса