16 ноябрь 2016 яңалыклары
-
Информатизация һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов "Подписка бүләк ит" акциясендә катнашты (ФОТОЛАР)
-
Якташыбыз - Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев "Подписка бүләк ит" акциясендә катнашты
Татмедиа медиахолдингы газета-журналларга язылуның нәкъ кызган чорында - Яңа ел алдыннан "Подписка бүләк ит" #ПодариПодписку2016 акциясен игълан итте. Бүген "Бөгелмә авазы" газетасы хезмәткәре әлеге чарага ТР Премьер-министры урынбасары - Информатизация һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов катнашуын фотога төшерде. Ул Югары Ослан балалар йортына өч экземплярда газета-журналлар яздырды. Һәм Татмедиа чыршысына...
-
10 елдан соң ирләр бала таба башлаячак
Америка галимнәре уникаль операциягә әзерләнә. Беренче операцияләрне инде 5-10 елдан соң ясый башлаячаклар. Әлеге уникаль технология ирләргә хатын-кыз аналыгын күчереп утыртудан гыйбарәт. Әмма аналык дөрес эшләп китәрлек булсын өчен, ирләргә гормональ терапия дә уздырырга туры киләчәк. Шулай ук, бала алып кайтачак ирнең организмына яңа кан тамырлары да өстисе булачак. Әлегә...
-
Сыйфатсыз бала товарларына дәгъвә белдерә аласыз
Балалар киеме, аяк киемнәре, уку әсбаплары, уенчыклар - барлык сыйфатсыз товар буенча шикаять белдереп булачак. Роспотребнадзор идарәсе татарстанлыларны балалар товарларының сыйфатын бергәләп тикшерергә тәкъдим итә. Ведомтсво сайтына гаризалар кабул ителә, яки Казан, Большая Красная урамы, 30 йорт адресына хат салып җибәрергә була. Тиешле тикшерүләрне вакытында уздырырга идарә сүз бирә.
-
Татарстанның атказанган ветеринария табибы, Бөгелмә ветеринария хезмәтенең элеккеге начальнигы Михаил Заречнев үзенең 85 еллык юбилеен билгеләп үтте
Татарстанның атказанган ветеринария табибы, Бөгелмә ветеринария хезмәтенең элеккеге начальнигы Михаил Заречнев үзенең 85 еллык юбилеен билгеләп үтте. Юбиляр котлауларны хезмәттәшләреннән, туганнарыннан алды. Аңа җылы сүзләр генә әйтеп калмадылар, ә бүләкләр дә тапшырдылар. "Бугульминское РГВО" идарәсе начальнигы Руслан Сәйфетдинов ветеранга микродулкынлы мич, азык-төлек җыелмасы тапшырды.
-
Татарстан Республикасының баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев белән очрашуга чакырабыз
Бөгелмә районы һәм шәһәре мөхтәсибәте теләге булганнарның барысын да Татарстан Республикасының баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев белән очрашуга чакыра. Чара 21 ноябрь көнне Татар мәдәният үзәгендә, 10.00 сәгатьтә була.
-
Профсоюзлар яшәячәк
Бөгелмәдә Татарстан республикасының Профсоюзлар Федерациясе көне булып узды. Семинар-киңәшмәдә шәһәр хакимияте вәкилләре, эшмәкәрләр, оешма һәм предприятиеләрнең профсоюз активистлары, кадрлар белән эш итүчеләр, юристлар катнашты. Киңәшмәне ТР Профсоюзлар Федерациясе рәисе Татьяна Водопьянова алып барды. Ул көн кадагында торган җитди мәсәләләргә тукталды. Хезмәт хакын күтәрү, хезмәтне саклау кебек сораулар бүген аеруча актуаль...
-
Сезгә акча тиешме? 2017 елга айлык түләүләр турында карар басылды
Татарстан Республикасының хокукый информация сайтында Премьер-министр Илдар Халиковның 2017 елга айлык түләүләр турындагы карары басылды. Аның нигезендә быел хезмәт ветераннары, уртача айлык кереме 20 меңнән артмаучылар, шулай ук Татарстан дәүләт бүләкләре булган пенсионерлар ай саен 448 сум алачак. Бөек Ватан сугышы тыл хезмәтчәннәренә һәм реабилитацияләнгән гражданнарга ай саен 669 сум...
-
Татарстанда үгез пенсионер хатын-кызны сөзеп үтергән
Фаҗига Татарстанның Биектау районында булган. Бакчасына кергән мал-туарны куарга чыккан пенсионер хатын-кызны үгез сөзеп үтергән. Хатын-кызны ашыгыч рәвештә хастаханәгә илтеп, бер-бер артлы биш операция ясасалар да, кызганычка каршы, гомерен саклап кала алмыйлар. Бу үгезнең элек тә кешеләргә ташланганы булган икән.
-
16 яшьлек сөйгәнен атып үтергән
Мәктәп укучысы аның белән нибары ике ай гына таныш булган. Бу хәл Чиләбе өлкәсендә Октябрск бистәсендә була. Укучы кыз егете янына кунакка килә. Алар арасында низаг чыгып, егет сөйгәнен атып үтерә. Хәзер тикшерү бара.
-
Путинның хезмәт хакы билгеле
Иң күп хезмәт хакы алучы лидерлар рейтингында Владимир Путин 9 нчы урынны биләгән. Франциядә чыгучы Les Echos вакытлы матбугатына нигезләнеп, бу хәбәрне RNS яза. Бер еллык хезмәт хакы Владимир Путинның 136 000 долларны тәшкил итә икән. Аннан аз гына - 125 000 долларны Италия премьеры Маттео Ренци ала. АКШ президенты...
-
Татар булуы кыенмы?
Көз көне Карабаш бистәсендә танылган сәясәтче, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе, тарих фәннәре докторы, академик, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, ТР Фәннәр академиясенең Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге тарих институты директоры Рафаэль Сибгат улы Хәкимов булып китте. Аның белән булган җылы очрашуда мин дә катнаштым. Казан галименең фәнни кызыксынулары этникара мөнәсәбәтләр, Россиядә федератив мөнәсәбәтләр,...
-
Трамп президент хезмәт хакыннан баш тарткан
АКШта Президент булып сайланган Дональд Трамп илдә иң югары дәүләт вазифасын башкарган зат ала торган хезмәт хакыннан баш тарткан. Бу хакта ул СBS телекомпаниясенә интервьюда әйткән, дип яза "Татар-информ" "ТАСС"ка сылтама белән. "Минем моңа кадәр бу хакта бер сүз дә әйткәнем юк иде, ләкин җавабым - юк, - дигән Трамп....
-
Татарстанда сөйгәне хыянәте турында белгән хатын-кыз 2 айлык сабые белән тәрәзәдән ташлана язган
Татарстанның тикшерү комитеты үзенең ике айлык баласын үтерергә ниятләгәне өчен 21 яшьлек хатын-кызга карата җинаять эше ачкан. Октябрь аенда әни кеше, салкын тиеп авырган сабые белән Балтачның үзәк хастаханәсендә дәвалана. Бергә яшәгән ир кеше белән телефоннан сөйләшкәндә ул аның хыянәте турында белеп ала. Ир хастаханәгә килеп җиткәндә, әлеге хәбәрне күтәрә...