Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Тема дня

Ягез әле, әтиләр!

Шушы исем астында шимбә көнне Татар мәдәният үзәгендә 23 февраль - Ватанны саклаучылар көненә багышлап, әтиләр өчен бәйге уздырдылар. Аны мәгариф идарәсенең мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре һәм Татар мәдәният үзәге хезмәткәрләре оештырган иде. "Ягез әле, әтиләр!" бәйгесендә биш гаилә катнашты. Конкурс барышында әтиләр чын ир-егет нинди булырга тиешлеген дәлилләде. Алар...

Шушы исем астында шимбә көнне Татар мәдәният үзәгендә 23 февраль - Ватанны саклаучылар көненә багышлап, әтиләр өчен бәйге уздырдылар. Аны мәгариф идарәсенең мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре һәм Татар мәдәният үзәге хезмәткәрләре оештырган иде.

"Ягез әле, әтиләр!" бәйгесендә биш гаилә катнашты. Конкурс барышында әтиләр чын ир-егет нинди булырга тиешлеген дәлилләде. Алар тамашачыга һәм мәртәбәле жюрига үзләренең сәламәт рухлы, акыллы, көчле, киң жилкәле, батыр, кыю булуларын күрсәтергә тырышты. Әтиләргә гаиләләре терәк булып, җанатып торды. Аларның тормыш иптәшләре һәм балалары автомат җыю белән физик күгенгү ясаудан тыш булган конкурсның башка өлешләрендә барысында да катнашты, ярдәм итеп торды. Балалар әтиләре турында шигырьләр укыды, әниләре ир-егетләрне мактады. Ә әтиләр исә үз осталыкларын җырлап, биеп күрсәтте, тамашачыны оста куллы булуы белән шаккатырды.

Нәтиҗәдә, беренче урынны Илдар Шәйхуллин алды. Максим Веревкин - "Спортчы әти", Ринат Яруллин -- "Супер әти", Рөстәм Галимов - "Талантлы әти", Хәлил Фәхриев "Алтын куллы әти" исеменә лаек булдылар. Афәрин, әтиләр!

Айгөл ШӘРӘФИЕВА.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса