Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Тема дня

Яңа фатир – яңа тормыш!

Бүгенге көндә Татарстанда кешеләрнең тормыш хәлен яхшыртуга һәм территорияләрне үстерүгә юнәлдерелгән 30 социаль программа финанслана. "Барлык программалар да уңышлы эшли. Ә бу республикабыз икътисады тотрыклы булганда гына мөмкин", - ди Татарстан Республикасы лидеры Рөстәм Миңнеханов.

Муниципаль район башлыгы, шәһәр мэры Линар Закиров Президентыбыз идеяләрен хуплап: "Бөгелмә районы өчен 2015 ел "Республикада гамәлгә ашырылучы барлык программаларда да актив катнашырга!" девизы астында уза. Безгә бу программаларның барысы да бик мөһим һәм бик вакытлы, мөмкинлек барда, файдаланып калырга кирәк", - дип ассызыклый.
Соңгы 5 - 6 елда шәһәребездә төзелеш өлкәсендә барган уңай үзгәрешләр - һәммәбез өчен дә куанычлы күренеш. Ел саен республикада, шул исәптән Бө-гелмә шәһәрендә дә, халыкның социаль якланганлыгын тәэмин итү максатында, махсус проектлар эшләп килә. Бюджет өлкәсендә эшләүчеләрнең гаиләләрен, ятим балаларны, яшь гаиләләрне тораклы итү максатында гамәлгә кертелгән социаль ипотека программасы иң мөһимнәрдән санала.
Шәһәребезнең йөзен яңартуда, яшь белгечләрне торак белән тәэмин итүдә "Татнефть" гаммәви акционерлык җәмгыятенең ярдәме зур. Җәмгыятьнең үз хезмәткәрләре турында ныклап торып кайгыртучанлык күрсәтүе дә куандыра, билгеле. Соңгы берничә елда гына да нефть өлкәсендә эшләүчеләр һәм яшь белгечләрнең гаиләләре өчен шәһәр бизәге булып Бөгелмәдә мәһабәт биш һәм тугыз катлы 4 йорт калкып чыкты, быел Энгельс урамында файдала-
нуга тапшырылачак йорт та үз хуҗала-рын көтә инде.
Мәсәлән, узган 2014 елда "ТатНИПИнефть" институтына Суворов урамында төзелгән йорттан 30 фатир бирелгән һәм шуның 23ен җитәкчелек яшь белгечләргә тәкъдим иткән булса, быел институтның 11 яшь белгече тиздән өй туйлары уздырачак. Институтта 30 елдан артык хезмәт куеп, бүгенге көндә лаеклы ялда булган Нәфисә Нуретдинованың да куанычы эченә сыймый. "Рәхмәт хөкүмәтебезгә, "ТатНИПИнефть" җитәкчеләренә, моннан 4 ел элек кызым (ул үзе дә, ире дә шунда эшлиләр) гаиләсе белән "Татнефть" заказы белән төзелгән тугыз катлы йорттан фатир алганнар иде һәм менә бүген улыбыз, ул да югары уку йортын тәмамлап кайтып, институтта эшли, гаиләсе белән менә-менә күченәбез дип көтә", - ди.
Гомумән, 5 ел эчендә социаль ипотека буенча Бөгелмә шәһәрендә һәм районында 349 фатир бирелгән (болар - 13 нче Тыкрыкның 2 нче, Белинский ура-
мының 2 нче, Гоголь урамының 55 нче, Давыдов урамының 11 нче, М. Җәлил урамының 22/5 нче, Дзержинский урамының 20/2 нче, Рудаков урамының 5 "А",
Лазо урамының 1 нче, Сельхозтехника урамының 9 нчы, Совет урамының 149 "А", Суворов урамының 57 нче һәм 70 нче, Чайковский урамының 20 һәм 2 "А", Энгельс урамының 4 нче һәм 5 нче, Кубань урамының 15 "А" һәм Карабаш бистәсенең Ленин урамының 14 нче йортларында), 234 кеше субсидия алган. Бүгенге көндә 18 кеше исәптә тора.
Дәүләт программалары нигезендә, яшьләр шәһәрдә генә түгел, авылда да фатир ала ала. Соңгы 5 ел эчендә агросәнәгать комплексында эшләүче 34 кеше торак белән тәэмин ителгән инде.
Республикада шулай ук ятим балаларны фатир белән тәэмин итүгә дә зур игътибар бирелә. Элегрәк елына 1 - 2 генә бала фатирлы булса, узган елда
294 балага фатир бирелгән, ә 2015 елда Татарстанда әти-әни назыннан мәхрүм 330 балага шундый бәхет елмаер дип көтелә. Безнең Бөгелмәдә исә соңгы ике елда 30 ятим бала тораклы булган. Быел 22 бала фатир ачкычы биргәнне зур өмет белән көтә. Аларга дигән йорт Циолковский урамында төзелә башлады инде.
Киләсе елларда да, республика җитәкчелеге зирәклеге белән, әлеге социаль программалар дәвам итәр, булганнарына, гамәлдәгеләренә өстәп, халыкның тормыш-көнкүрешен тагын да яхшырту максатында, яңалары кабул ителер дигән өметтә калабыз. Бөгелмәбез, авылларыбыз тагын да төзекләнәчәк, матураячак, халкыбызның көнкүреш шартлары яхшырачак дигән сүз бу!
Айгөл ШӘРӘФИЕВА.
Марина Колесникова фотолары.
Рәсемнәрдә: Дина белән Максим Брюхачевлар социаль ипотека буенча фатирны 2013 елда алган. Алар бүген дә шатлыкларын яшерә алмыйлар. Яшь гаилә: "Үзебез шәхси тормыш алып барабыз, әти-әниләрдән аерым яшибез. Дәүләт ярдәме белән фатирлы булдык бит, ансыз чит кеше торагында яшәр идек. Әлеге социаль программа нигезендә, күп яшь гаиләләр киләчәккә якты өметләр белән яши, безнең кебек инде. Гаиләбез озакламый тулыланачак, өченче балабызны көтәбез", - ди.
Энгельс урамында төзелгән яңа йорт фатир хуҗаларын көтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса