24 июль 2015 яңалыклары
-
Сорауларыгыз бармы?..
2015 елның 29 июлендә 13 сәгатьтә Гафиятуллин урамы, 7 нче йортның 212 нче бүлмәсендә (шәһәр хакимияте бинасы) Татарстан Республикасы Дәүләт Советының бюджет, салым һәм финанс комитеты рәисе Леонид Александрович Якунин гражданнарны кабул итәчәк. Сорауларыгызны 4-31-22 телефоны аша алдан да биреп куя аласыз (27 - 28 июльдә, 8дән 17 сәгатькә кадәр).
-
Мактаулы исем бирелде
Шәһәр һәм район тормышында актив катнашып яшәгәне, яшь буынга патриотик тәрбия бирүгә зур өлеш керткәне өчен Бөек Ватан сугышы ветераны, атказанган мәдәният хезмәткәре Тамара Петровна Тюринага, II чакырылыш Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы Советының L сессиясе карары нигезендә "Бөгелмә муниципаль районының Мактаулы гражданины" дигән исем бирелде.
-
Федераль антимонополия хезмәте идарәсе вәкиле Бөгелмәдә халык кабул итте
Федераль антимонополия хезмәтенең Татарстан Республикасы идарәсе җитәкчесе урынбасары Павел Анатольевич Козел Бөгелмәдә бизнес һәм җирле үзидарә органнары вәкилләре белән очрашты. Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад мәсьәләләре буенча урынбасары Мурад Булгаков халыкны, мөмкинлектән файдаланып, антимонополия идарәсе хезмәткәренә борчыган сорауларны бирергә өндәде. Гражданнар очрашу барышында да, соңыннан П. Козелның шәхси...
-
ТОРМЫШ ҮЗЕ МИҢА ЕЛМАЙДЫ!
17 июль көнне тимер юл вокзалында бөгелмәләр физика буенча Бөтендөнья олимпиадасында җиңүче Алексей Красниковны каршы алдылар. 6 нчы мәктәп укучысы 46 нчы Халыкара олимпиадада алтын медаль яулаган. Интеллектуаль ярыш Һиндстанның Мумбаи шәһәрендә узды. Алексей Россия җыелма командасында бердәнбер татарстанлы булган.
-
Яңа фатир – яңа тормыш!
Бүгенге көндә Татарстанда кешеләрнең тормыш хәлен яхшыртуга һәм территорияләрне үстерүгә юнәлдерелгән 30 социаль программа финанслана. "Барлык программалар да уңышлы эшли. Ә бу республикабыз икътисады тотрыклы булганда гына мөмкин", - ди Татарстан Республикасы лидеры Рөстәм Миңнеханов.
-
Универсиада авылында - хәләл туклану ашханәсе
Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте "Хәләл" стандартлар комитеты җитәкчесе Марат Низамов Универсиада авылында хәләл туклану ашханәсе ачылышында катнашты. Универсиада авылында Су спорты төрләре буенча дөнья чемпионатында катнашучылар яши. 25 май - 27 июнь көннәрендә чемпионатта катнашучыларга хезмәт күрсәтүче пешекчеләр "Хәләл системасы: теория һәм практика" курсын уздылар. Әлеге укуларны комитет белгечләре Россия...