Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня

Уртак шатлык

Яңа Сумароково халкы күптән көтелгән шатлыклы вакыйганың шаһиты булды - авылда тантаналы шартларда яңа модульле фельдшер-акушерлык пункты ачылды. Олы вакыйга уңаеннан авыл халкын тәбрикләргә Бөгелмә муниципаль районы башлыгы урынбасары Фәнис Мөхәммәтов килде.

Марина КОЛЕСНИКОВА,
Бөгелмә муниципаль районы Советының күмәк мәгълүмат чаралары белән эшләү бүлеге начальнигы.
Модульле акушерлык пунктларын төзү республика күләмендә алып барыла торган "2012 - 2016 елларда Татарстан Республикасы халкына күрсәтелә торган беренчел медицина-санитария ярдәмен камилләштерү" дип аталган максатчан программасын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә мөмкин булды. Әлеге программа булган ФАПларны, амбулаторияләрне, участок хастаханәләрен капиталь ремонтлауны, шушындый яңа модульле пунктлар төзүне үз эченә ала.
- Президентыбызның тырышлыгы белән менә өченче ел инде безнең Бөгелмә районында да яңа ФАПлар төзелә, булганнары ремонтлана, - диде Ф. Мөхәммәтов үз чыгышында. - Мин сезгә бирегә бары тик сәламәтлекне ныгыту һәм саклау максатында гына килер-гә язсын дип телим.
"Азнакай Нефтемаш" заводында ясалган блок-модуль конструкцияләре җылылыкны яхшы саклый, тавыш үткәрми, янгын сигнализациясе, кирәкле медицина җиһазлары белән тиешле дәрәҗәдә тәэмин ителгән. Модульне җыючылар да азнакайлар булды - бинаны "Азнакай инженерлык челтәре" җәмгыяте эшчеләре күтәрде.
Фельдшер-акушерлык пунктында фельдшер кабинеты, көтеп тору бүлмәсе, процедуралар һәм манипуляцияләр бүлмәсе, бәдрәфе, юыну урыны бар. Элек халыкка авыл читендә урнашкан иске генә бинада уңайлыклары булмаган бүлмәләрдә медицина ярдәме күрсәтелгән булса, бу корылма заман таләпләренә җавап бирә.
Тантаналы чарадан соң яңа ФАП мөдире Инна Максимова җыелган халык өчен экскурсия уздырды. Элек хыяллана да алмаган яңа җиһаз-
лар турында ул аеруча илһамланып сөйләде. Район хакимнәренә халык исеменнән чиксез рәхмәтләрен җиткерде, киләчәктә дә авыл проблемаларына игътибар кимемәсен иде дигән теләк белдерде.
Авыл халкының шатлыгын уртаклашырга Бөгелмә муниципаль районы сәламәтлек саклау идарәсе начальнигы И. Измайлов, авыл җирлеге башлыгы
С. Минханова, күмәк мәгълүмат чаралары журналистлары да килгән иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса