Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Тема дня

Тырма тотып кулларга...

Республикада торак пунктларны, урамнарны, ишегалларын кышкы чүп-чардан арындыру буенча санитар икеайлык старт алды. Бөгелмәләр дә әлеге чарадан читтә калмады, шәһәребезнең һәм районыбызның санитар-экологик хәлен яхшырту максатында, 16 апрель көнне зур өмәгә чыкты. Ул көнне кулларына көрәк, тырма, себерке тоткан кешеләрне һәр оешма, предприятие, балалар бакчалары, мәктәпләр янында күреергә була иде....

Республикада торак пунктларны, урамнарны, ишегалларын кышкы чүп-чардан арындыру буенча санитар икеайлык старт алды. Бөгелмәләр дә әлеге чарадан читтә калмады, шәһәребезнең һәм районыбызның санитар-экологик хәлен яхшырту максатында, 16 апрель көнне зур өмәгә чыкты.

Ул көнне кулларына көрәк, тырма, себерке тоткан кешеләрне һәр оешма, предприятие, балалар бакчалары, мәктәпләр янында күреергә була иде. Мәсәлән, 3 нче мәктәп җаваплылыгындагы территорияне җыештыручы укучылар бу эшкә чын күңелдән алынуларын әйттеләр. "Бөгелмә - безнең шәһәребез! Без шушы урамнан укырга йөрибез, чистартып, җыештырып куйгач, язның ямьлелеге күренә. Мәктәпкә баруы үзе бер бәйрәмгә әйләнә", -- диделәр алар.

Шәһәрне пычрактан арындыру җиңел эшләрдән түгел. Халык җыйган чүп-чарны капчыкларга тутырып куйды, ә торак-коммуналь хуҗалыгы, идарәче компанияләр, "Чистый город" җәмгыяте хезмәткәрләре аларны шәһәрдән чыгару эше белән шөгыльләнде. Урамнарда барлыгы 32 берәмлек техника эшләде. Өмәдә 20 меңнән артык кеше катнашты.

Чистарыну һәм төзекләндерү эшләре 23 апрельдә дә дәвам иттереләчәк. Бу көнне янә өмә оештырыла. Алда әле бордюрларны чистартып буяу, агачлар, чәчәкләр утырту эше планлаштырылган. Димәк, май бәйрәмнәрен чиста, ямьле урамнарыбыз, ишегалларыбыз белән каршы алабыз!

Айгөл ШӘРӘФИЕВА.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса