18 апрель 2016 яңалыклары
-
Бөгелмәдә язгы чакырылыш башланды
Бу язда йөзгә якын бөгелмәле хәрби хезмәткә чакырылачак. Чакырылыш комиссиясе әйтүенчә, егетләрне ил сагына алу 11 майда башлана. Бу көнне хәрби комиссариат яныннан беренче автобус китәчәк. Шул уңайдан, 15 апрель көнне кадетлар интернат-мәктәбендә тантаналы чара булып узды. Хәрби комиссариат җитәкчесе Рафаэль Миңнетдинов сүзләренә караганда, хәрби хезмәткә алынучы бөгелмәләрнең 27 проценты...
-
Тырма тотып кулларга...
Республикада торак пунктларны, урамнарны, ишегалларын кышкы чүп-чардан арындыру буенча санитар икеайлык старт алды. Бөгелмәләр дә әлеге чарадан читтә калмады, шәһәребезнең һәм районыбызның санитар-экологик хәлен яхшырту максатында, 16 апрель көнне зур өмәгә чыкты. Ул көнне кулларына көрәк, тырма, себерке тоткан кешеләрне һәр оешма, предприятие, балалар бакчалары, мәктәпләр янында күреергә була иде....
-
Спорт мәйданчыклары - бөгелмәләрнең яраткан ял урыны
-
Бөгелмәләр тоталь диктант язды
-
Бөгелмәләр "Язгы яхшы эшләр" акциясе эстафетасына кушылды
-
Бөгелмәләр өмәгә чыкты
-
Иммунлаштыру атналыгы: Европа – сәламәтлек юлында
Россия Федерациясендә, шул исәптән Татарстан Республикасында да, 24 - 30 апрельдә "Европа иммунлаштыру атналыгы" үткәрү планлаштырыла. Бу чара Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы инициативасы белән уздырыла. Полиомиелит, кызамык һәм башка шундый кайбер йогышлы авырулар таралу җәһәтеннән, дөньяда киеренкелек шактый көчле дәрәҗәдә саклана. Халыкларның миграция процессы активлашу исә хәлне тагын да катлауландыра....
-
“Фанфурик”лар сатканнар
Татарстанда составында күп кенә микъдарда этил спирты булган лосьоннарны сәүдә автоматларыннан сату фактлары ачыкланган. Элегрәк мондый фактлар Саратов өлкәсендә генә билгеле булган. Ә бу юлы - Казанда. Шәһәрнең ике районында стенага беркетелгән сәүдә павильонында сатуга куелган әлеге косметика лосьоны (халык телендә аны "фанфурик" дип йөртәләр). Бәясе арзан булганга күрә, аерым...
-
Казан Сабан туеның ни өчен күчерелүе билгеле булды
Бу атнада ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов указы нигезендә, Казан Сабан туеның 28 майга күчерелүе хакында хәбәр ителгән иде. Әлеге үзгәрешкә китергән сәбәпләр билгеле булды. Башкала милли бәйрәменең май азагына күчерелүе "Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимиятләр" бөтендөнья оешмасы утырышы уздырылу белән бәйле икән. Бу хакта Бөтендөнья Татар конгрессы башкарма комитеты җитәкчесе...
-
"Мин татарча сөйләшәм" флешмобында яшьләр "Ә" хәрефе булып тезелде
Күпсанлы чаралардан торган "Мин татарча сөйләшәм" акциясе кызганнан кыза бара. Кичә Казанда узган флешмобта яшьләр "Ә" хәрефе булып тезелеп басты. Танылган клипмейкер Нур Алиев исә аларны зур биеклектән квадрокоптерга төшерде. http://matbugat.ru