Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Тема дня

Тукайны укыйбыз

Татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулуга багышланган шәһәркүләм чара - "Тукайны укыйбыз" дигән шигырь укучылар бәйгесе төгәлләнде. Ул көнне Татар мәдәният үзәге шагыйрьнең актуаль шигырьләрен, зирәк фикерләрен тамашачыга җиткерергә теләүчеләр һәм аларның җанатарлары, тыңлаучылар белән шыгрым тулы иде. 15 апрельдә үзәк китапханәдә узган сайлап алу турын үтеп, финалга...

Татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулуга багышланган шәһәркүләм чара - "Тукайны укыйбыз" дигән шигырь укучылар бәйгесе төгәлләнде.

Ул көнне Татар мәдәният үзәге шагыйрьнең актуаль шигырьләрен, зирәк фикерләрен тамашачыга җиткерергә теләүчеләр һәм аларның җанатарлары, тыңлаучылар белән шыгрым тулы иде. 15 апрельдә үзәк китапханәдә узган сайлап алу турын үтеп, финалга чыккан 24 конкурсантның 14е шагыйрь иҗатын татар телендә, 6сы - рус телендә, 2 кеше - инглиз телендә, тагын 2 укучы мордва телендә сөйләделәр.

Бәйгегә нәтиҗәләр, яшь үзенчәлекләренә карап, өч номинациядә үтте: 7 - 14 яшьлек 12 катнашучы арасында беренче өч урынны - Вилдан Гыйльманов (5 нче мәктәп), Илһам Вәлиев (7 нче гимназия), Камилла Синчугова (2 нче лицей); 15 - 17 яшьлек 7 катнашучы арасында - Диниза Билалова (5 нче мәктәп), Илья Митрофанов (9 нчы мәктәп), Валерия Антонова белән Карина Бобылёва (16 нчы мәктәп) яуладылар. 18 яшьлек һәм аннан олыраклар арасында 1 нче урынга - Ирина Кәримова (Кодаш китапханәсе хезмәткәре), 2 нче урынга - Фирая Каюмова (көллият укытучысы), 3 нче урынга Елена Коржачкина (Акбаш күпфункцияле үзәкнең сәнгать җитәкчесе) лаек булдылар. Моннан тыш мәртәбәле жюри "Яңарыш" тернәкләндерү үзәгеннән Юлия Ишковага - "Җиңүгә омтылыш" дигән махсус приз белән бүләкләде. Чарада катнашкан иң өлкән чыгыш ясаучы Ләлә Саттарова да аерым бүләккә лаек булды, дип хәбәр итә үзәк китапханәнең бүлек мөдире Анна Пахомова.

Әлфинур ШӘВӘЛИЕВА әзерләде.

Бәйгедән фотоларны фоторепортажлар бүлегендә карый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса