Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня

Бөгелмәдә тиздән җылылык биреләчәк

Шушы көннәрдә социаль объектларга җылылык бирергә мөмкиннәр. Бу хакта сүз республикакүләм үткән видеокиңәшәдә алып бардылар. - Ягып җылыту сезонына әзерлек тәмамланды диярлек. Котельныйларның әзерлеге 97 процент тәшкил итә, җылылык челтәрләре һәм канализация әзерлеге тагын да югары. Су алу корылмалары, насос станцияләре һәм суүткәргеч челтәрләре тулысынча әзер. Мәдәният, сәламәтлек саклау, мәгариф,...

Шушы көннәрдә социаль объектларга җылылык бирергә мөмкиннәр. Бу хакта сүз республикакүләм үткән видеокиңәшәдә алып бардылар.

- Ягып җылыту сезонына әзерлек тәмамланды диярлек. Котельныйларның әзерлеге 97 процент тәшкил итә, җылылык челтәрләре һәм канализация әзерлеге тагын да югары. Су алу корылмалары, насос станцияләре һәм суүткәргеч челтәрләре тулысынча әзер. Мәдәният, сәламәтлек саклау, мәгариф, социаль яклау һәм спорт объектлары җылылык җибәрүгә тулысынча әзер, - дип узды төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин.

Җылылык бирү турындагы карарны муниципаль берәмлекләрдә урында кабул итәргә тиешләр.

- Җылылык бирү турындагы карарны мөстәкыйль рәвештә, факт һәм кешеләр мөрәҗәгате буенча кабул итегез. Ниндидер нормативлар көтү юк. Ничәдер көн ниндидер температура булырга тиеш дигән кагыйдәләргә карарга кирәкми. Киләсе атнада көндез 14 градус җылы булса, төнлә - 8 генә. Бу температурада балалар бакчаларына җылылык бирергә кирәк, - диде Премьер-министр Илдар Халиков.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса