15 сентябрь 2016 яңалыклары
-
Ефановка авылында яңа фельдшер-акушерлык пункты (ФАП) ачылды
-
Яман шеш авыруын булдырмау өчен нишләргә - министр Гадел Вафин 10 киңәшен бирде
"Вакытында ачыкланган яман шешне җиңеп була", - диде министр. Вакытында ачыкланган яман шешне җиңеп була. Шуңа күрә диспансеризация үтәргә тиеш булып та, быел үтмим, киләсе елга калдырам дияргә кирәкми. Татарстан сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин Татарстан халкына шундый киңәш бирде. Искәртеп узабыз, бүген Казанның "Корстон" комплексында республикада онкология хезмәтенең 70...
-
Беренче сыйныфка кабул итү турындагы гаризалар бирү срогы озайтылачак
Документ буенча беркетелгән территориядә яшәүче балалар өчен беренче сыйныфка гаризалар 1 февральдән 24 апрельгә кадәр кабул ителәчәк Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы беренче сыйныфка кабул итү турындагы гаризалар бирү срогын озайтырга планлаштыра. Шул хактагы закон проекты норматив хокукый актлар проектлар федераль порталында урнаштырылган дип хәбәр итә "ТАСС". Документ буенча беркетелгән...
-
Пенсионерлар бер тапкыр бирелә торган акчаны аерым график буенча алачак
Хөкүмәт 5 мең сум түләү форматында пенсияләрне бер тапкыр индексацияләү турындагы закон проектын хуплады. Документ чәршәмбе көнне Министрлар Кабинеты утырышында каралган. 2017 елның гыйнварында 44 миллионнан артык пенсионер әлеге акчаларны алачак. "Без фикер каршылыкларын хәл иттек", - дип белдергән утырыштан соң Россия хезмәт һәм социаль яклау министры Максим Топилин. "Ул...
-
Тозны чит илдән кертүне тыю бәяләр артуга китерәчәкме - белгечләр фаразы
Украинадан тоз импортын тыю 1 ноябрьдән гамәлгә керәчәк. Россия Хөкүмәте чит илләрдән кертелгән продуктлар исемлеген арттырды. 1 ноябрьдән Украинадан тоз кертелү тукталачак. Россия Федерациясендә кулланылган аш тозының 30 проценты Украинаның "Артемсоль" предприятиесеннән сатып алына. 2015 елның январендә Россия бу предприятиенең продукциясенә чикләүләр кертте, май-июль айларында "Артемсоль" Россиягә 329 мең тонна...
-
Бөгелмәлеләр хезмәттә хөрмәткә лаек
Төзелеш өлкәсендәге казанышлары һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Вахит Вәкил улы ГӘРӘФЕТДИНОВка "Татарстан Республикасының атказанган төзүчесе" дигән мактаулы исем бирелде.
-
Сайлауга бару - минем өчен беренчел бурыч
Марат Хәлиуллин, Бөгелмә муниципаль районы Советы аппараты җитәкчесе: - Сайлауга бару - минем өчен беренчел бурыч. Нәкъ сайлаулар ярдәмендә без илебезнең киләчәген билгелибез бит. Ә яшьләр өчен бу бигрәк тә мөһим. "Нинди илдә яшисең килә?" - дисәләр, мин: "Яшәр йортым, фатирым булса, киләчәктә балаларымны йөртер өчен балалар бакчасы, мәктәпләр булса,...
-
Бөгелмәдә куркынычсызлык техникасы бозылмасын
Гыйнвардан сентябрьгә кадәр Татарстанның төзелеш объектларында 21 бәхетсезлек очрагы теркәлгән. 8 очракта кешеләр үлгән, 13 хезмәткәр җитди җәрәхәтләр алган. Әлеге фактлар республика җитәкчелеген борчый. Узган атнада Чаллыда бәхетсезлек очрагы теркәлде. Грунт ныгытылмаган булу сәбәпле, фаҗига килеп чыккан, ике төзүче күмелеп калып, вафат булган. Һәлакәтне тикшергән вакытта документларны рәсмиләштерүдә дә хокук...
-
Бөгелмәдә тиздән җылылык биреләчәк
Шушы көннәрдә социаль объектларга җылылык бирергә мөмкиннәр. Бу хакта сүз республикакүләм үткән видеокиңәшәдә алып бардылар. - Ягып җылыту сезонына әзерлек тәмамланды диярлек. Котельныйларның әзерлеге 97 процент тәшкил итә, җылылык челтәрләре һәм канализация әзерлеге тагын да югары. Су алу корылмалары, насос станцияләре һәм суүткәргеч челтәрләре тулысынча әзер. Мәдәният, сәламәтлек саклау, мәгариф,...
-
Бөгелмәлеләр сайлауда катнаша
Марина Колесникова, Бөгелмә муниципаль районы башлыгының матбугат хезмәте җитәкчесе: - Мин сайлауга барачакмын. Бу - һәр кешенең шәхси карашы һәм гражданлык бурычы. Шәһәребезне, республикабызны яратабыз икән, аның өчен тавыш бирү минем өчен алшарт булып тора. Һәр кешенең үз фикере бар һәм ул аны әйтә белергә тиеш.
-
Бөгелмә спортчылары сынатмый
10 сентябрь көнне "Энергетик" стадионында ТР чемпионаты буенча Югары лига командалары арасында футбол матчы булып узды. Анда "Бөгелмә-Рунако" белән Казан шәһәренең "ДЮСШ-Вахитовский" командалары очрашты. Нәтиҗәдә бөгелмәлеләр көндәшләрен 3:0 белән җиңде. Моңа Венер Яһудин белән Алексей Рябов тырышлыгы нәтиҗәсендә ирешелде. Шул рәвешле, турнир таблицасында лидерлык - "Зеленодольск" (32 очко) командасында, икенче...