Бугульминская газета

Бөгелмә районы

18+
Рус Тат
Тема дня

Терлек азыгы әзерләү – көнүзәк мәсьәлә

Бөгелмә муниципаль районының авыл хуҗалыкларында терлек азыгы әзерләү буенча кызу эш бара. Шәхси ярдәмче хуҗалыклардан һәм 25531 тонна сенаждан тыш, аграр хуҗалыклар кышка 10339 тонна печән әзерләргә ниятли. 27 июнь көнне район башлыгы Илдус Касыймов шәхсән үзе ху-җалыкларда булып, азык әзерләү эше белән танышты.

Ләйсән ВИЛДАНОВА.
Гөлчәчәк Вәлиева фотосы.

Яңгырлардан соң авыл эшчәннәре өчен кулай һава шартлары урнашу бүгенге көнгә 5 мең тонна печән әзер-ләргә мөмкинлек тудырган, аның 4 меңе - җәмәгать терлеге өчен. 3600 тонна сенаж да тиешле урыннарга урнаштырылган инде.

Бөгелмә районы буенча авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре хәбәр итүенчә, эш "Бөгелмә азык-төлек корпорация-се" җәмгыятендә яхшы темплар белән бара, алар терлек азыгы әзерләүгә беренчеләрдән булып тотынганнар. Шәһәр предприятиеләре һәм авыл җирлекләре хезмәткәрләре көче белән 65 тонна яфраказык әзерләнгән, план буенча ул 231 тонна булырга тиеш. Кырларда 6,7 гектар мәйданда күпьеллык үлән чабылган, план буенча бу сан 7,8 гектарны тәшкил итә.

Бүгенге көнгә райондагы һәр баш мөгезле эре терлек өчен 6,2 центнер шартлы азык берәмлеге әзерләнгән. Ә эш дәвам итә, һава торышы кулай килсә, барлык хуҗалыклар да планны бар яклап та арттырып үтәп, күп азык запасы булдыруга ирешерләр дип ышанасы килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса