Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня

Тел серләрен ачучы

"Син, укытучым, шундый назлап, Карадың күзләремә, Бетмәслек зур дәртләр салдың Бәләкәч йөрәгемә. ...Син яратырга өйрәттең Һәрбер бизәген җирнең, Йолдызлы зәңгәр күкләрнең, Серләрен ачып бирдең". /М. Кәрим/. Укытучы... Түземле дә, гади дә, бөек тә ул. Әнидән соң балага иң якын зат та ул. Белем юлының тәүге сукмагыннан алып, олы тормышка җитәкләп...

Эльвина Мингалимова, Миләүшә Галимова,
Кодаш мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучылары.

Һәркемнең яраткан укытучысы булган кебек, безнең дә шундый укытучыбыз бар. Ул - инглиз теле укытучысы Лилия Хәмит кызы Әширова. Лилия апа, үзе-безнең Кодаш мәктәбен тә-мамлаганнан соң, Бөгелмә педагогия училищесында инглиз теле укытучысы һөнәрен үзләштерә һәм туган мәктәбенә эшкә кайта. Аннан, читтән торып, Чаллы педагогия институтының чит телләр факультетын кызыл дипломга тәмамлый.
Кояштай алтын чәчле, ягымлы йөзле ул безнең Лилия апабыз. Ул дәрескә кергәч, сыйныф яктырып китә. Ул сөйләгәндә бөтен дөньяңны онытып тыңлап утырасың. Төрле мәгълүмати технологияләр, кызыклы алымнар ярдәмендә инглиз теленә мәхәббәт тәрбияли бездә апабыз. "Соңгы елларда тормышта чит телләрне белүнең әһәмияте арта бара. Чит илгә ял итәргә барасыңмы, укуда, яисә эшеңдә кирәкле информация эзлисеңме, көн саен компьютер кулланасыңмы - барысы өчен дә чит тел белү зарур. Ә инде сайлаган һөнәрең буенча уңышка ирешәсең килсә, чит телсез моны булдыруы икеле", - ди безгә Лилия Хәмитовна. Әнә шулай киләчәктә инглиз теленең бик кирәк булачагын аңлап, өйрәнергә тырышабыз да инде. Дәресләрдә бары тик инглизчә генә аралашабыз, чит ил укучылары белән хәбәрләшәбез.
Безгә Лилия Хәмитовна бигрәк тә үзенең таләпчәнлеге белән ошый. Ул һәр теманы җаны-тәне белән бар укучыга җиткерергә тырыша, уңышларыбызга сөенә, ә җитешсезлекләрне күрсә, ярдәм итә.
Ун елдан артык эшләү дәверендә ул зур тәҗрибә туплаган. Төрле конкурсларда, проектларда актив катнаша. "Татарстан Республикасы өчен инглиз теле" программасында да катнашып, Бөгелмә шәһәре һәм районы укытучылары арасында иң беренчеләрдән булды.
Лилия апа үзе шундый гади, ә үзе бар яклап оста да.
А.П. Чеховның "Укытучы - артист, рәссам, үз эшенә кайнар мәхәббәт белән ка-раучы кеше ул" дигән сүзләре нәкъ менә безнең Лилия апабыз турында кебек. Берәр конкурс була калса, әллә ничаклы идея, темалар биреп әзерли. Шуңа күрә дә инглиз җыры, инглиз телендә театрлар конкурсларында безнекеләр призлы урыннарны яуламыйча кайтмый. Дистанцион олимпиадаларда, конкурсларда, фәнни-гамәли конференцияләрдә дә бик теләп катнашабыз без.
Лилия Хәмитовна мәктәпнең электрон белем бирү челтәрендә системалы администратор да. Информацион челтәр, программалар буенча бөтенебезгә ярдәм итә. Безнең өчен Лилия Хәмитовна - идеал-укытучы. Барысы-барысы өчен рәхмәт сезгә! Һәрвакыт шат күңелле булыгыз, беркайчан да авырмагыз. Яраткан укытучыбызга эшендә зур уңышлар телибез.
Шушы уңайдан файдаланып, мәктәбебезнең барлык укытучыларын һөнәри бәйрәмнәре - Укытучылар көне белән кайнар котлыйбыз. Кешеләргә игелек-ле хезмәт итүдән генә торган озын һәм якты гомер юлыгызның олы ихтирам, тирән мәхәббәткә лаек булуын телибез. Тормыштан ямь табып, аның кадерен белеп, туасы һәр яңа көнгә шатланып, бәхетле гомер кичерегез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса