Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня

Татарстанның көнчыгыш һәм көньяк районнарында гарасат булып узган (ФОТОЛАР+ВИДЕО)

Кичә Татарстанның көнчыгыш һәм көньяк районнарында гарасат булып узган. Чирмешән районы Югары Чегодай авылында көчле җил дүрт йорт һәм алты хуҗалык корылмасының түбәсен алып аткан. Бу хакта "Татар-информ"га Гадәттән тыш хәлләр министрыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр. Ә ул арада социаль челтәрләрдә Нурлат районында агачларны аударган көчле...

Кичә Татарстанның көнчыгыш һәм көньяк районнарында гарасат булып узган.

Чирмешән районы Югары Чегодай авылында көчле җил дүрт йорт һәм алты хуҗалык корылмасының түбәсен алып аткан. Бу хакта "Татар-информ"га Гадәттән тыш хәлләр министрыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Ә ул арада социаль челтәрләрдә Нурлат районында агачларны аударган көчле гарасатның видеосы пәйда булды. Биредә боз да яуган.

"Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, Нурлат районыннан активный фронталь циклон уза. Казанда да һава торышының бозылуы көтелә, әмма көнчыгыш районнардагы кебек үк түгел", - дип белдерде "Татар-информ"га Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең метеофараз бүлеге башлыгы Ирина Трущина.

"Татар-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса