Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня

Татарстан Республикасының бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле Гүзәл Удачина сәләтле Бөгелмә укучыларын тәбрикләде

Техника йортында сәләтле укучылар - отличниклар слеты үтте. Тантаналы чарада Бөгелмә муниципаль районы башлыгы Линар Закиров һәм Татарстан Республикасының бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле Гүзәл Удачина да катнашты. Билгеле инде чараның иң хөрмәтле кунаклары - муниципаль, республика һәм Россия олимпиадалары һәм иҗади бәйгеләре җиңүчеләре иде. Шәһәр мэры Линар Закиров сәләт...

Техника йортында сәләтле укучылар - отличниклар слеты үтте.

Тантаналы чарада Бөгелмә муниципаль районы башлыгы Линар Закиров һәм Татарстан Республикасының бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле Гүзәл Удачина да катнашты. Билгеле инде чараның иң хөрмәтле кунаклары - муниципаль, республика һәм Россия олимпиадалары һәм иҗади бәйгеләре җиңүчеләре иде.

Шәһәр мэры Линар Закиров сәләт ияләрен сәламләп, аларга олы ихтирамын белдерде. "Сезнең кебек укучылар ярдәмендә безнең шәһәр озак еллар дәвамында алдынгылар рәтеннән төшми. Бердәм дәүләт имтиханнары нәтиҗтәләре буенча да бездә - иң яхшы күрсәткечләр. Ел саен районыбыз белем бирү сыйфаты буенча алдынгылыкны кулыннан ычкындырмый", - дип билгеләп үтте район башлыгы.

Бер төркем укучыларга республикабыз вәкиле Гүзәл Удачина кулыннан бүләк кабул итеп алу бәхете дә тәтеде. "Сыйфатлы белем сезне һәрвакытта да башкалардан аерып торачак. Сезне уңышлы, бәхетле һәм яхшы кеше итәчәк" - дип, аларга тагын да зур уңышлар теләде җитәкче.

Ләйсән ЙОСЫПОВА.

А. Акимова фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса