20 май көнне шәһәребезнең 2 нче "Батыр" балалар бакчасында әти-әниләр өчен йомгаклау җыелышы булды. Җыелышны бакча мөдире Әлфирә Галәутдинова алып барды.
Руслан ҖӘЛӘЕВ.
Автор фотосы.
Кереш өлештә балалар бакчасының 2013 - 2014 тәрбия-уку елында булган үзгәрешләр, яңалыклар, уңышлар турында сөйләнде. Быелгы уку елында балалар бакчасының 4 педагогы югары белем алуга ирешкән. Ике тәрбияче 1 нче категорияле, бер педагог тиешле эш урыннарында икәнлекләрен раслаганнар. Мәгариф идарәсе әлеге милли тәрбия учагына 5 ноутбук, мультимедиа һәм планшет биргән. Кыскасы, "Батыр" бакчасының тәрбия һәм балаларга белем бирү өлкәсендә нәтиҗәле эш алып баруы өчен тиешле шартлар тудырылган. Әлбәттә, ирешкәннәр белән генә тукталырга ярамый, шуңа күрә җитәкче алга таба да ниләр эшләнәчәге турында, планнары белән дә уртаклашты. Аларның күбесе җәй айларында тормышка ашар дип ышанасы килә.
Шуннан соң әти-әниләр балалары йөргән түгәрәкләрнең эшен үз күзләре белән күреп бәяләү мөмкинлеге алдылар.
Беренче булып, балалар бакчасының хореография төркеменә йөрүчеләр чыгышы тәкъдим ителде. Әлеге төркем җитәкчесе Лилия Нуретдинова баштан кечкенәләр төркеме белән ничек эшләве турында сөйләде. Кечкенә шәкертләре исә өйрәнгәннәрен тырыша-тырыша күрсәтеп бирделәр. Аннан соң сәхнә урта төркемдә тәрбияләнүчеләргә бирелде. Алары инде үзләрен күпкә иркенрәк тотып, чын артистларча, биеп күрсәттеләр (рәсемдә), чыгышлары алкышларга күмелгәч, бик канәгать калдылар.
Җырла, җырла дип әйтәсез,
Сезгә нинди җыр кирәк?
Сезнең алда җыр җырларга
Сандугач теле кирәк!
- дигән сүзләр белән сәхнәгә балалар бакчасының "Сандугач" вокаль студиясенә йөрүчеләре чыкты. Түгәрәк җитәкчесе Әлфия Шакирова инде озак еллар буе балаларны музыка сәнгате серенә төшендерә. Әлеге үтә дә җаваплы эшне җиренә җиткереп башкара ул һәм бу юлы да аның укучылары моның шулай икәнлеген дәлилләп күрсәттеләр. Кечкенә, урта һәм өлкән төркемнәрдә тәрбияләнүчеләрнең татарча да, русча да яңгыраткан җырлары әти-әниләр күңеленә хуш килде.
Балалар бакчасының рус теле укытучысы Зөлфия Идиятуллинаның балалар белән Корней Чуковскийның "Муха-цокотуха" әкиятен заманчалаштырып, "Үрмәкүч - компьютер" дигән тамашасын театральләштереп күрсәтүе очрашуга килүчеләрдә бары тик уңай тәэсирләр генә калдырды. Өстәвенә, тамашаны караган яшь әти-әниләр балаларының сәламәтлеген саклауда дөрес юнәлеш тә алдылар.
Очрашу ахырында "Батыр" балалар бакчасының милли мәгарифне үстерү үзәгенә әверелүе турында әйтелде. Чыннан да, туган телебезне өйрәнү юнәлешендә биредә тиешле мохит тудырылган. Әлеге уңай тәҗрибәдән калган балалар бакчалары да файдаланыр дип ышанасы килә.