Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня

Сүздә һәм чынбарлыкта...

Бөгелмәдә омбудсмен (дәүләт һәм муниципаль органнар эшчәнлегендә кешеләрнең хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен үтәүгә контрольлек итүче бәйсез зат) Сәрия Сабурская булып китте. Ул, балалар бакчаларында һәм дәвалау учреждениеләрендә булып, "Халык контроле"нә кергән шикаятьләргә карата бирелгән җавапларның дөреслеккә ни дәрәҗәдә туры килүен тикшерде.

Марина КОЛЕСНИКОВА.
Автор фотосы.

"Халык контроле" сайтында йогышлы авырулар хастаханәсендә шартларның бик начар булуы турында шикаять бар иде. Гражданнар фасад һәм стеналарның кыршылып беткәнлеге, бинага капиталь ремонт кирәклеге турында язалар. Бу гаризага "эштә" дигән статус бирелгән.
Җавапта дәвалау учреждениесендә, финанс мөмкинлекләреннән чыгып, агымдагы ремонт эшләре генә башкарылуы турында әйтелә. 2011 елда 307 881 сумга түбә ремонтланган булган; 2012 елда - 316 456 сумга пациентлар була торган урыннар (бокслы биш палата). Агымдагы финанслау тәртибеннән чыгып, ремонт эшләре алга таба да план нигезендә этаплап алып барылачак.
С. Сабурская шулай ук балалар поликлиникасында һәм хастаханәсендә дә булды. Гражданнар сайтта балалар хастаханәсендәге санитария таләпләре үтәлмәү мәсьәләсен күтәргәннәр иде (алар язуына караганда, палаталар буйлап шәфкать туташлары кулыннан туклана торган песиләр йөри имеш). Әниләрне палата идәннәрен юарга мәҗбүр итәләр; хастаханәгә китерелгән ташландык балалар караучысыз яталар икән... Бу заявкага шулай ук "эштә" статусы бирелгән.
Балалар хастаханәсе мөдире Елена Башкирова омбудсменга палаталарны, процедуралар ясау һәм башка эш бүлмәләрен күрсәтеп йөрде (рәсемдә). Җавапта песиләргә бәйле инцидентка 2011 елда ук чик куелганлыгы турында әйте-лә. Хастаханәдә эшләүчеләр белән җитди тәрбия эше үткәрелгән. Ә балалары янында ятучы әниләр, үзләре файдаланганнан соң, бала төрү өстәлләрен, үлчәүләрне һәм башка медицина җиһазларын чистарту-эшкәртү эшенә җәлеп ителә алалар (СССР Сәламәтлек саклау министрлыгының 1983 ел, 20 апрельдә чыгар-ган №440 нчы боерыгы). Идәнне исә, дезинфекция
препаратлары кулланып, көнгә ике мәртәбә кече медицина персоналлары юа. Бүлектә яши торган ташландык балаларга тиешле тәрбия күрсәтелә, кирәк очракта дәвалау процедуралары да тиешенчә үткәрелә. Моның шулай икәнлеген С. Сабурская шәхсән үзе күрде.
Тикшерү барышында ул балалар поликлиникасы һәм хастаханәсе террито-риясенең канәгатьләнерлек хәлдә түгеллеген искәртте. Бишек-арба белән йөрүче әниләргә, кечкенә балаларга йөрергә уңайлы булсын өчен биредә асфальтны да яңартасы бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса