Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня

Студентлар десанты – Бөгелмә эчке эшләр бүлегендә 

Гыйбрәтле һәм кызыклы экскурсия   

Бөгелмә полицейскийлары, эчке эшләр бүлеге иҗтимагый советы, Казан дәүләт тикшеренү-технология университеты (КНИТУ) Бөгелмә филиалында һәм Машина төзүчеләр техникумында белем алучы яшьләр, Эчке эшләр министрлыгының Россия студентлары көне якынлашу уңаеннан оештырыла торган “Студентлар десанты” акциясенә кушылдылар – Бөгелмә эчке эшләр бүлеге эшчәнлеге белән таныштылар.   

Бүлектә экскурсия дежур частьтан башланып китте. Аннары студентларга административ  нигездә тоткарланган кешеләр өчен булган камераларны күрсәттеләр, гражданинның монда ни өчен эләгү ихтималы бар һәм күпме вакытка тоткарлана алуы турында сөйләп аңлаттылар.    

Арытаба бүлекнең дежур часть начальнигы Иван Ионов полицейскийлар карамагындагы утлы корал үрнәкләре: пистолет һәм автоматларны, аларны сүтү һәм җыю тәртибен күрсәтте,  үзенчәлекләре турында сөйләде, махсус чаралар кулланганда, куркынычсызлык кагыйдәләре турында онытмаска кирәклеген дә тәфсилләп бәян итте.  

Аннары инде студентларны җинаятьчеләрне эзләү бүлегенә (розыск) алып керделәр. Бүлек начальнигы Андрей Воробьев полиция бүлегенә китерелә торган кешеләрне учетка кую тәртибен аңлатты. Студентлар андый кешеләрне башта фотосурәткә төшерүләре, бармак сырлары өлгеләрен алулары, барлык мәгълүматларның компьютердагы анкеталар һәм граңданнарның үзенчәлекле сыйфатлары турындагы базага кертелүе турында белделәр.  

Кунаклар тикшерү бүлекчәсендә дә булдылар. Тикшерү бүлеге начальнигы вазифаларын башкаручы Рушан Чакушин җинаять эшләрен ачуның төп ысуллары турында сөйләде.  

Эксперт-криминалистика бүлеге дә акциядә катнашучылар игътибарыннан читтә калмады. Яшьләргә җинаять урыннарындагы эзләрне күреп  һәм төшереп алу мөмкинлеге бирә торган махсус җиһазларны һәм трасология, дактилоскопия экспертизаларының ничек үткәрелүен күрсәттеләр.  

Студентлар Бөгелмә эчке эшләр бүлегенең музеенда да булдылар, экспонатларны кызыксынып карадылар. Ветераннар советы җитәкчесе Владимир Паршин Бөгелмә эчке эшләр бүлегенең узган юлы һәм үсеш этаплары турында бәян итте.  

“Студентлар десанты” акциясендә Эчке эшләр бүлеге каршындагы иҗтимагый совет җитәкчесе урынбасары Наталья Кулагина да актив катнашты. Ул студентлар белән “Кешеләр, бурычлар һәм батырлыклар” дигән интеллектуаль уен оештырган иде. Уен өч блокка бүленгән: сораулар полициянең борынгы тарихына; 1917 елдан соңгы үсеш тарихына һәм әдәбияттагы танылган персонажлар турында әзерләнгән иде. Яшьләр шактый ук тирән белемле булуларын күрсәттеләр, сорауларның күбесенә дөрес җаваплар яңгырады. 

Чара ахырында акциядә катнашкан студентларга рәхмәт белдерделәр һәм ведомство символикасы төшерелгән блокнотлар бирделәр.  

Бөгелмә эчке эшләр бүлеге матбугат хезмәте. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса