Шәһәр мэры Линар Закиров бөгелмәлеләрне Белем көне белән котлады
Кадерле балалар! Хөрмәтле педагоглар һәм ата-аналар!
Көзнең беренче көнендә мин барлык укучыларыбызны – өлкәннәрне һәм яшьләрне – Белем көне, яңа уку елы башлану белән котлыйм.
Беренче кыңгырау, чәчәкләр, елмаюлар, очрашулар шатлыгы, фотокамераларның кабынуы – совет чорыннан ук башланган әлеге якты, күңелле һәм символик бәйрәмнең алыштыргысыз атрибутлары.
Бүген Бөгелмә муниципаль районының мәгариф өлкәсендә 3652 кеше эшли, нәкъ менә алар безнең балаларны укыталар, үзләренең белемнәре һәм тәҗрибәләре белән уртаклашалар. Быел 1 сентябрьдә Бөгелмә мәктәпләре парталарына 12 меңгә якын укучы утырачак, шуларның 1319ы – беренче сыйныф укучылары. Бу балалар – тырыш һәм үҗәт укучылар кулында – Бөгелмәнең киләчәге!
Бөгелмә мәгарифе Татарстанда менә күп еллар инде алдынгылар сафында. Елның елында без бердәм дәүләт имтиханы нәтиҗәләре буенча алда барабыз. Без социаль инфраструктураны үстерүгә, яңа белем бирү стандартларына, инновацион программалар кертүгә, имин белем бирү киңлеген булдыруга йөз тотабыз, болар – бөгелмәлеләрнең лаеклы буынын тәрбияләргә мөмкинлек бирә торган бөтен нәрсә!
Бу искиткеч бәйрәмдә сезгә, кадерле укытучылар, зирәклегегез, түземлегегез һәм үз һөнәрегезгә булган мәхәббәтегез өчен тирән рәхмәтемне белдерәм! Укучыларыбызга чын күңелдән уңышлар, белем алуга, җиңүләргә һәм казанышларга омтылыш телим! Яңа уку елы башлану белән һәм Белем көне белән!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа