Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня

Рөстәм Миңнеханов "КАМАЗ-Мастер" командасын "Ефәк юлы-2016" раллиенда җиңү белән котлады

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов "КАМАЗ" ГАҖ генераль директоры Сергей Когогин, "КАМАЗ-МАстер" командасы җитәкчесе Владимир Чагин һәм команда әгъзаларын "Ефәк юлы-2016" ралли-рейдында җиңү белән котлады. "Команданың барлык әгъзаларына, "КАМАЗ" ГАҖ җитәкчелегенә халыкара спорт аренасында Россия һәм Татарстанның абруен арттырырга булышучы бердәм һәм югары профессиональ эш өчен рәхмәт сүзләрен җиткерәм. Әлеге дәрәҗәле...

 

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов "КАМАЗ" ГАҖ генераль директоры Сергей Когогин, "КАМАЗ-МАстер" командасы җитәкчесе Владимир Чагин һәм команда әгъзаларын "Ефәк юлы-2016" ралли-рейдында җиңү белән котлады.

"Команданың барлык әгъзаларына, "КАМАЗ" ГАҖ җитәкчелегенә халыкара спорт аренасында Россия һәм Татарстанның абруен арттырырга булышучы бердәм һәм югары профессиональ эш өчен рәхмәт сүзләрен җиткерәм. Әлеге дәрәҗәле ярышларның җиңүчеләре - Айрат Мәрдиев һәм Дмитрий Сотников экипажларын аерым атап узарга телим. Мондый професионаллар булганда, команданы яңа казанышлар һәм җиңүләр көтә дип уйлыйм! Уңышлар сезгә!" - дип, котлау телеграммасы сүзләрен китерә республика башлыгы матбугат хезмәте.

Искәртеп узабыз: "Ефәк юлы-2016" ралли-рейды 8 июль көнне Мәскәүнең Кызыл мәйданында башланды. Раллида 27 йөк машинасы һәм 110 внедорожник катнашты. Ярышлар маршруты Казан аша да узды. Узыш 24 июль көнне Пекинның Тяньаньмэнь мәйданында тәмамланды. Йөк машиналары зачетында "КАМАЗ-Мастер" командасыннан Айрат Мәрдиев экипажы җиңде. Икенче урында - Дмитрий Сотников экипажы. Голландиядән Мартин ван ден Бринк Renault автомобилендә өченче булып килде.

Гөлшат Ганиева әзерләде.

Татар-информ.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса