Бугульминская газета

Бөгелмә районы

18+
Рус Тат
Тема дня

Россия Конституциясе көне белән!

Хөрмәтле бөгелмәләр! Кадерле ватандашлар! Сезне Россия Федерациясе Конституциясе көне белән ихлас котлыйм!

1993 елның 12 декабрендә үзенең күпгасырлык тарихында беренче мәртәбә Ватаныбыз гражданнарының күпчелеге - төрле сәяси карашлы, төрле диндәге һәм төрледән-төрле милләт кешеләре хуплаган Конституцияле булды. Россия халкы илебезнең һәм анда яшәүчеләрнең бүгенгесенә, киләчәгенә йогынты ясый торган хәлиткеч мөһим нәрсәне хәл итте.
Бүген без үз алдыбызга халык хакына хезмәт итү, кешеләрнең мәнфәгатьләрен бар нәрсәдән өс-тен кую, демократия һәм гаделлек принципларының тормыш нормасына әверелүенә ирешү бурычларын куябыз. Бөгелмә муниципаль районында яшәүче һәр кешенең, Россия гражданины буларак, Законның ышанычлы яклавын тоюы, һәр гаиләнең социаль яктан якланган булуы мөһим.
Без Россия Федерациясен балаларыбыз һәм оныкларыбыз горурланырлык дәрәҗәдә чәчәк аткан, имин ил итәчәкбез! Сезгә чын күңелдән тынычлык, бәхет, иминлек телим!
Линар ЗАКИРОВ,
Бөгелмә муниципаль районы башлыгы,
Бөгелмә шәһәре мэры.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса