Бугульминская газета

Бөгелмә районы

18+
Рус Тат
Тема дня

РФ Дәүләт Думасы депутаты Ринат Хәеров – Бөгелмәдә

Бүген, 5 май көнне РФ Дәүләт Думасы депутаты Ринат Хәеров Бөгелмәдә булып китте. Аның белән очрашу 6 нчы урта мәктәп бинасында узды. Очрашуга Бөгелмә муниципаль районының мәгариф идарәсе белгечләре чакыру алган иде. Болар - мәктәп директорлары, балалар бакчалары мөдирләре, атказанган укытучылар. Барлыгы - 250 кеше. Очрашу барышында педагоглар РФ Дәүләт...

Бүген, 5 май көнне РФ Дәүләт Думасы депутаты Ринат Хәеров Бөгелмәдә булып китте.

Аның белән очрашу 6 нчы урта мәктәп бинасында узды. Очрашуга Бөгелмә муниципаль районының мәгариф идарәсе белгечләре чакыру алган иде. Болар - мәктәп директорлары, балалар бакчалары мөдирләре, атказанган укытучылар. Барлыгы - 250 кеше. Очрашу барышында педагоглар РФ Дәүләт Думасы депутатына үз сорауларын бирә алды. Аларны шәһәрдә балалар бакчаларының аз булуы, анда балаларны яшь ярымннан йөртә алмау мәсьәләләре борчый.

Соңыннан Ринат Хәеров Бөек Ватан сугышы ветераны Хәмит Шафиковны якынлашып килүче Җиңү бәйрәме белән котлады.

Айгөл ШӘРӘФИЕВА.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса