Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня

Республика Президентыннан котлау телеграммасы: Булдырдыгыз!

21 апрель көнне "Нефтяник" хоккей клубы Югары хоккей лигасының Братин Кубогын яулады. Бу уңайдан Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Татнефть" ГАҖ генераль директоры Н. Мәгановны, ТР Хоккей федерациясе президенты Ш. Тәхаутдиновны, "Нефтяник" хоккей клубы президенты, попечительләр советы рәисе В.Лавущенконы, "Нефтяник" хоккей клубы баш тренеры Р. Гыймаевны һәм клуб коллективын ихлас...

21 апрель көнне "Нефтяник" хоккей клубы Югары хоккей лигасының Братин Кубогын яулады.

Бу уңайдан Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Татнефть" ГАҖ генераль директоры Н. Мәгановны, ТР Хоккей федерациясе президенты Ш. Тәхаутдиновны, "Нефтяник" хоккей клубы президенты, попечительләр советы рәисе В.Лавущенконы, "Нефтяник" хоккей клубы баш тренеры Р. Гыймаевны һәм клуб коллективын ихлас тәбрик итте: "Клубның барлык әгъзаларының: спортчыларның, тренерларның, менеджерларның, бердәм һәм максатчан тырышлыгы лаеклы төстә күркәм җимеш китерде - үз тарихында беренче тапкыр "Нефтяник" клубы Югары хоккей лигасының Братин Кубогына ия булды. Сезнең җиңү - Татарстанда хоккейны, республикабызда спорт данын үстерүгә керткән зур өлеш ул. Профессиональ осталыгыгыз, эш сөючәнлегегез, спортка тугрылыгыгыз, җиңүгә булган омтылышыгыз өчен һәрберегезгә рәхмәт белдерәм. Һәрбарчагызга уңышлар, спортта да, тормышта да яңа казанышлар телим", - диелә котлау телеграммасында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса