Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Тема дня

Президент – Бөгелмә районында

Бөгелмә муниципаль районында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов булып китте. Эшлекле сәфәр язгы чәчү эшләренең барышы белән танышу, кайбер авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә булу максаты белән барды. Аның белән очрашуга күрше район башлыклары, инвесторлар, авыл җирлекләре һәм хуҗалыклар җитәкчеләре килгән иде. Очрашу Ефановка авылы янындагы "ПлемРепродукт" җәмгыяте территориясендә узды. Рөстәм Миңнеханов...

Бөгелмә муниципаль районында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов булып китте.

Эшлекле сәфәр язгы чәчү эшләренең барышы белән танышу, кайбер авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә булу максаты белән барды. Аның белән очрашуга күрше район башлыклары, инвесторлар, авыл җирлекләре һәм хуҗалыклар җитәкчеләре килгән иде.

Очрашу Ефановка авылы янындагы "ПлемРепродукт" җәмгыяте территориясендә узды. Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов белән вертолетта район басуларын карап чыккан. Башта алар Кызыл Чишмә авылы янындагы уҗым бодае басуында язгы чәчү эшләренең барышы белән танышкан. Бөгелмә районында барлыгы 76 мең гектар авыл хуҗалыгы җирләре бар, шул исәптән сөрүлекләр - 70,1 мең гектар. Авыл хезмәтчәннәре шуның 46 мең гектар җиреннән көзге уңыш җыеп алачак.

Президент бөртеклеләрне чәчү барышы, орлыкларның һәм чәчү технологияләренең ничек кулланылуы, сатып алынган минераль ашламалар күләме белән кызыксынды. Бүгенге көндә авыл хезмәтчәннәре язгы кыр эшләренең 20 процентын инде башкарып чыккан. Эшнең әкрен баруы һава торышына бәйле: яңгырлар явып тора, шул сәбәпле, җирнең дымлылыгы чиктән арткан, механизаторлар кырга керә алмый интегә. Соңгы көннәрдәге кояшлы көннәр аларга оптимизм өстәгән. Линар Закиров быел минераль ашламаларны гектарына 60 килограмм салып кулланырга җыенулары турында хәбәр итте.

Президент крестьян-фермер хуҗалыкларын тотучыларга, гомумән мөгезле эре терлек асраучыларга дәүләт ярдәме күрсәтеләчәге турында ассызыклады һәм бу юнәлештә авыл хезмәтчәннәренә активрак булырга, Авыл хуҗалыгы министрлыгына мөрәҗәгать итәргә кушты.

- Ярдәм сорап килүчеләрне кире бормагыз, шәхси, крестьян-фермер хуҗалыкларына без терәк булырга тиеш. Потенциалны тулы көчкә кулланырга кирәк, - диде ул җирле җитәкчеләргә карап.

Рөстәм Миңнеханов һәм аны озата йөрүче затлар Бөгелмә районында "ПлемРепродукт" ҖЧҖ белән дә танышты. Марат Әхмәтов:

- Әлеге кошчылык комплексы Бөгелмә авыл хуҗалыгының үсешенә зур өлеш кертәчәк, - дип узды.

Рөстәм Миңнеханов кошчылык комплексын бик кызыксынып карады. Ул инкубация йомыркалары җитештерү бүлегендә булды. Предприятие эшли башлау дәвереннән алып, бүгенге көнгә кадәр 7 миллион йомырка, 6 миллион данә инкубация йомыркасы җитештергән. Әлеге комплекс тулы көченә эшли башлаганда 400 бөгелмәле яңа эш урыннары белән тәэмин ителәчәк. Шул рәвешле, җирле бюджет күләме 9 - 12 миллион сумга тулыланыр дигән өмет бар.

Соңыннан Рөстәм Миңнеханов Бөгелмәнең авыл хуҗалыгы потенциалын күрсәткән күргәзмә белән танышты. Биредә авыл сәнәгате комплекслары үз товарларын тәкъдим итте. Алара арасында "ПРОСТО МОЛОКО" идарәче компаниясе җәмгыяте, кулланучылар кооперативы №1икмәк заводы, №1 ашлык продуктлары комбинаты бар иде.

Айгөл ШӘРӘФИЕВА.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса