Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня

Нәүрүз мөбәрәкбад!

Бүген шәһәребезнең Балалар паркында яз бәйрәме - Нәүрүз булды. Бу сүзнең мәгънәсе фарсыча "яңа көн" (нәү - яңа, рүз - көн) дигәнне аңлата. Урта Азиядә, Иранда, Әфганстанда һәм кайбер башка илләрдә бик борынгыдан килгән Яңа елны каршылау бәйрәме ул. Нәүрүз көн белән төн тигезләшкән чорга - 21-22 мартка туры килә....

Бүген шәһәребезнең Балалар паркында яз бәйрәме - Нәүрүз булды. Бу сүзнең мәгънәсе фарсыча "яңа көн" (нәү - яңа, рүз - көн) дигәнне аңлата. Урта Азиядә, Иранда, Әфганстанда һәм кайбер башка илләрдә бик борынгыдан килгән Яңа елны каршылау бәйрәме ул. Нәүрүз көн белән төн тигезләшкән чорга - 21-22 мартка туры килә. Көнчыгыш календаре буенча әлеге төбәкләрдә язны каршылау язгы чәчү эшләре алдыннан үткәрелә торган халык бәйрәменнән гыйбарәт.

Җырлы-биюле концерт программасы әзерләп, халыкка бәйрәм бүләк итүче Татар мәдәният үзәге хезмәткәрләре әйтүенчә, Нәүрүз быел инде унынчы тапкыр үткәрелә. Һава торышы салкынча булуына карамастан, бала-чагасын ияртеп, ял паркына күп халык җыелды. Балалар өчен уеннар, тәм-томнар әзерләнгән иде. Өлкәннәр дә төрле уен-конкурсларда катнашып, бәйрәмнең химаячесе "Просто молоко" Бөгелмә сөт комбинатыннан тәмле күчтәнәчләргә ия булдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса