Нәүрүз - борынгыдан килгән язгы бәйрәм. Аны төрки һәм фарсы халыклары билгеләп үтә, нәүрүз яңа көн дигәнне аңлата. Нәүрүзне 21 - 22 мартта бәйрәм итәләр. Ул яз килү, язгы кыр эшләренең башлануы белән дә бәйле, ягъни табигатьнең яңару чоры бәйрәме дә булып тора. Бу вакытта көн белән төн дә тигезләшә.Әлеге...
Көннең шактый салкын булуына карамастан, бәйрәмне күрергә килгән тамашачылар саны күп иде. Башкача мөмкин дә түгел, чөнки Нәүрүз бәйрәме елдан-ел кызыклырак, күркәмрәк була бара. Нәкъ әлеге бәйрәмдә шәһәр һәм районыбызда яшәүче күп милләт вәкилләре катнаша, шулай итеп, ул милләтара татулык чарасына да әверелә. Быел да, мәсәлән, оештыру эшләрендә шәһәребездә яшәүче азәрбайҗан һәм үзбәк диаспоралары вәкилләре активлык күрсәткән. Аннан соң аларның сәхнәгә чыгып, үзләренең милли җыр һәм биюләрен башкарулары бәйрәмнең күрке булды дисәк, һич кенә дә арттыру булмас.
Нәүрүзне тамаша кылган кешеләр инде беләләр: анда Карга боткасыннан авыз итәргә мөмкин. Быел да бәйрәмгә килгәннәр тәмле ботка ашадылар, кайнар чәй эчеп җылындылар. Болары - Татар мәдәният үзәгенә йөрүче әбиләребез тырышлыгы нәтиҗәсе. Аннан соң олысы-кечесе теләгән ярышларда катнашты: бер-берсе белән узышулар, көянтә-чиләк белән су ташулар, аркан тартышулар һәм башкалары бик кызыклы булды. Өстәвенә, бәйгеләрдә катнашучыларга Бөгелмә сөт комбинаты әзерләгән бүләк-призлар да тапшырып барылды.
Бәйрәмдә шәһәребездә эшләп килгән иҗтимагый оешмалар вәкилләре дә актив катнашты. Татар иҗтимагый үзәгенең Бөгелмә бүлеге рәисе Хәмзә Мотыйгуллин килгән җәмәгатьне бәйрәм белән котлады. Нәүрүз бәйрәмен үткәрүне шәһәребездә башлап җибәрүдә зур иҗтиһат күрсәткәне өчен һәм аның кечкенә генә юбилее - 10 еллыгы уңаеннан, оештыручысы Татар мәдәният үзәге директоры Флюра Шәриповага бүләк тапшырды.
Бәйрәмнән олысы-кечесе канәгать булып таралышты.
Сирин МӨСӘГЫЙТОВ.
Автор фотосы.