25 март 2015 яңалыклары
-
Теләк һәм ихтыяр көче белән берлектә – җиңүгә таба
14 - 21 март көннәрендә мәркәзебез Казанда "Туган йорт җылысы" исемендәге III Республика фестивале узды.
-
Безнең егет сынатмады
16 - 20 мартта Сызрань шәһәрендә каратэ-киокушинкай спорт төре буенча Идел буе федераль округы чемпионаты һәм беренчелеге узды. Анда бездән "Факел" балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр катнашты. Үз авырлык үлчәвендә Андрей Шилов 3 нче урынга лаек булды.
-
Бөгелмә чаңгычыларны чакыра
29 март көнне 10 сәгать 20 минутта "Чаңгы базасы" спорт-сәламәтләндерү комплексында Бөгелмә муниципаль районы башлыгы призына 37 нче Ачык республика чаңгы марафоны узачак. Катнашучылар 23 марттан башлап, 27 мартка кадәр теркәлә алалар (8 - 17 сәгатьтә). Тиешле үрнәктә тутырылган заявкаларны е-mail аша җибәрергә була: dussh.lg@mail.ru. Белешмәләр өчен телефон: 8(85594) 4-97-34,...
-
Авыл эшмәкәрләре җыены
Татарстан башкаласының "Корстон" комплексында IV Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенының пленар утырышы узды. Аның эшчәнлегендә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Премьер-министры урынбасары - ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Бөтендөнья Татар Конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров, ТР муниципаль берәмлекләр Советы рәисе Минсәгыйть Шакиров һәм Россия Федерациясенең 30дан...
-
Ерак калмый инде чәчүгә
ТР Президенты район башлыкларын язгы чәчү чорында ягулык материаллары белән тәэмин итү мәсьәләсенә аерым игътибар бирергә чакырды. Минераль ашламалар сатып алуга килгәндә исә, ул - гектарына, кимендә, 50 килограмм. Бу 2014 елга караганда азрак. Чәчү кампаниясе өчен кирәкле 9 миллиард сумлык кредит ресурслары шулай ук аз.
-
Капиталь ремонт
Торак инспекциясе күрсәткечлә-ренә караганда, Татарстан Республикасында капиталь ремонт 42 муниципаль берәмлектәге күпфатирлы 999 йортның 658ендә башланган, Бөгелмәдә 87 йортның - 46сында.
-
Юридик ярдәм күрсәтелде
20 мартта "Бердәм Россия" партиясе җирле бүлегендә Түләүсез юридик ярдәм күрсәтү көне узды. Бу көнне алдан язылып куйган 9 кеше килгән иде. Адвокат В.Н. Дементьева, нигездә, торак проблемаларына бәйле сорауларга аңлатма бирде. Нотариус Н.К. Ануфриева нотариаль эшчәнлеккә кагылышлы мәсьәләләргә ачыклык кертте: ышаныч язуыннан башлап, васыятьнамәләр, бүләк итү язуларын һәм башкаларны...
-
Халыкара урман көне
Бу датаны яз аенда - 21 мартта билгеләп үтәләр. Шул уңайдан Бөгелмә педагогия көллиятендә зур әзерлек барган. Студентлар экологик датаны билгеләп үтү өчен "Кеше һәм табигать" исеме астында иҗат күргәзмәсе оештырган.
-
Адреслы ярдәм
Бөек Ватан сугышы ветераннарына адреслы ярдәм күрсәтелә. Эшне фатирларда ремонт ясаудан башлап җибәрделәр.
-
Мәңгелеккә истәлек итеп
"Мәңгелек ут" мемориалын реконструкцияләү эше тәмамланып килә. Ул инде 95 процентка әзер.
-
Афәт белән фаҗига янәшә
Агымдагы елда Бөгелмә муниципаль районы территориясендә инде ике дистәгә якын янгын очрагы теркәлде, дип хәбәр итә безгә Бөгелмә муниципаль районы күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге начальнигы урынбасары Юрий Хребет.
-
Нәүрүз гүзәле
Нәүрүз бәйрәмен каршы алган көннәрдә Татар мәдәният үзәгендә Бөгелмәнең "Нәүрүз гүзәле"н сайладылар. Инде матур традициягә әверелгән бәйге-чарада быел шәһәребезнең алты мәктәбендә укучы кыз балалар үзара көч сынашты.
-
Нәүрүз мөбарәк булсын!
Нәүрүз - борынгыдан килгән язгы бәйрәм. Аны төрки һәм фарсы халыклары билгеләп үтә, нәүрүз яңа көн дигәнне аңлата. Нәүрүзне 21 - 22 мартта бәйрәм итәләр. Ул яз килү, язгы кыр эшләренең башлануы белән дә бәйле, ягъни табигатьнең яңару чоры бәйрәме дә булып тора. Бу вакытта көн белән төн дә тигезләшә.Әлеге...
-
Бөгелмә шәһәренең Үзәк мәчетендә балалар өчен көндезге лагерь эшли башлады