Бугульминская газета

Бөгелмә районы

18+
Рус Тат
Тема дня

Монополиягә каршы көрәш хезмәте – Бөгелмәдә

Кичә хакимият бинасында монополиягә каршы көрәш хезмәтенең федераль идарәсе җитәкчесе урынбасары Гүзәл Шәфигуллина урта һәм кече бизнес вәкилләрен, предприятие җитәкчеләрен кабул итте. Әлеге очрашу план буенча каралган. Шул рәвешле, монополиягә каршы көрәш хезмәте профилактика эше алып бара. Очрашу сорау-җавап формасында алып барылды. Һөнәре буенча юрист булган Гүзәл Шәфигуллина эшмәкәрләрне, башкарма...

Кичә хакимият бинасында монополиягә каршы көрәш хезмәтенең федераль идарәсе җитәкчесе урынбасары Гүзәл Шәфигуллина урта һәм кече бизнес вәкилләрен, предприятие җитәкчеләрен кабул итте. Әлеге очрашу план буенча каралган. Шул рәвешле, монополиягә каршы көрәш хезмәте профилактика эше алып бара.

Очрашу сорау-җавап формасында алып барылды. Һөнәре буенча юрист булган Гүзәл Шәфигуллина эшмәкәрләрне, башкарма комитет хезмәткәрләренә законны бозмау серләрен ачып, киңәшләр бирде. Соңыннан очрашуга килүчеләрне шәхсән кабул итте.

Моннан тыш, ул Бөгелмә сөт комбинаты эшен карады, 2 нче лицейда ашханәдәгә азык-төлек сатып алу процессын тикшерде.

Айгөл ШӘРӘФИЕВА.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса