Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня

Мәктәп дигән планета

Бу планетаның баскычларыннан бөек уйлар атлый. Монда балалар шәхес булып җитлегүнең кабатланмас чорын үтә. Әгәр биредә зурлар булса, алар - балаларның эчке дөньяларына гашыйк укытучылардыр.

Раилә ХАФИЗОВА.
Автор фотосы.
Сабый чактан килгән кыңгыраулар чыңын ише-тәмен, бәйрәмең белән сине тәбриклим, и мөкатдәс укытучым! 2 нче лицейның милли мәсьәләләр буенча директор урынбасары, югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Фәүзия Вәкил кызы Зәйнуллина, 1996 елдан башлап, һәр кыңгыраулы иртәне шушы мәктәптә каршылый.
Дәресне башлаганда ул туган телебезнең ЮНЕСКО исемлегендә тоткан урынын дәлилләп күрсәтә: татар теле Алтай телләренең төрки-монгол төркеменә кергән көнбатыш һун тармагына карый. Төрки дөньяга киң карашлы туган тел укытучылары милли мәгарифкә ТР атказанган укытучысы Гөлсинә ханым Хисамова тәрбияләгән укучылар булып килделәр. Тамчылардан җыелган күлләр кебек, татар гимназиясендә, элек-электән татар мәктәбе саналган 3 нче мәктәптә, 5, 7, 9, 16 нчы һәм башка мәктәпләрдә үзләре дә көчле алмаш үстереп, шулар белән ныгыдылар.
Фәүзия Вәкил кызының укучылары республика конкурсларына җитди хезмәтләр тәкъдим иттеләр, алар укытучы күңелендә саф булган милли тойгыдан бөреләнделәр: "Тукайның һәр шигыре ачылмаган бер дөнья кебек якын. Хәтта иң өйрәнелгән "Туган тел"ен алганда да, "Ярлыкагыл дип, үзем һәм әткәм-әнкәмне, Ходам" дигән кисәге яшь күңелгә никадәр тирән уй сала. Ата-ананың кадерен күрә белгән Шәриф Камал әсәрләрен үзем өчен яңадан ачам. Мөхәммәт Мәһдиевнең халыкчан иҗаты гади генә бер чәчәкне, гади генә бер яфракны да туган илнеке бит ул дип өйрәтә."
Үз халкыңны олуг һәм даһи итеп күрсәтә белү ихтыяҗын, капма-каршылык диалектикасына буйсынып, рус мәктәбенең бөтен мохите тәрбияли. Тел-лөгать алмашкан шушы тарихи җирлек, Тукай заманыннан алып, татар телен үстерүгә илһам бирә.
Лицейда 1 200 бала укый, татар телен даими төстә 14 югары белемле укытучы алып бара. ТР атказанган укытучысы, педагогия фәннәре кандидаты, Сорос укытучысы Геннадий Иванов җитәкләгән коллектив милли мәсьәләләр буенча директор урынбасары вазифасын тоткан кадерле уку йорты. Лицейда мордва, әзарбайҗан, үзбәк, чуваш, немец, рус, татар һәм уйгыр милләтеннән балалар укый, һәркем үз милләтен бөек дип таный. Борынгы Болгар, Алтын Урда һәм Казан ханлыгы әдәбиятын үз эченә алган татар программасы шушы иҗтимагый аң диңгезенә Идел-дәрья булып кушыла. Лицей укучылары тормышта урыннарын ачык итеп күз алдына китерә: иң престижлы уку йортларында белем алып, республикабызның югары социаль катламына урнашу - биредә актуаль.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса