Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня

“Мәгърифәт” клубы ветераннары Тукай бәйрәмен билгеләп үтте (+ФОТОЛАР)

Апрель ае - бөек шагыйребезнең туган ае, шигърият ае. Салкын кышлар үтеп, ямьле яз килгәндә, җылы яктан кошлар кайтканда, без Габдулла Тукайның туган көнен бәйрәм итәбез. Шул уңайдан 22 апрель көнне "Мәгърифәт" клубы үз ветераннарын, хөрмәтле апаларыбызны бөек Тукаебызның туган көнен бәйрәм итү өчен Һади Атласи исемендәге14 нче татар гимназиясенә...

Апрель ае - бөек шагыйребезнең туган ае, шигърият ае. Салкын кышлар үтеп, ямьле яз килгәндә, җылы яктан кошлар кайтканда, без Габдулла Тукайның туган көнен бәйрәм итәбез. Шул уңайдан 22 апрель көнне "Мәгърифәт" клубы үз ветераннарын, хөрмәтле апаларыбызны бөек Тукаебызның туган көнен бәйрәм итү өчен Һади Атласи исемендәге14 нче татар гимназиясенә кунакка чакырды.

Кичәне Мөдәррис Әгъләмовның шигъри юллары белән башлап җибәрделәр:

Килә язлар, китә язлар,

Һәр ел саен үзгәрелә... Үзгәрелә...

Һәр ел саен Тукай гына

Япь-яшь хәлдә килә безгә.

Гап-гади бер апрель көне һаман

Татарларның күңел түрендә.

Гадәти хәл: тукмак чаклы малай

Туган ул көн Арча жирендә.

Ачкан малай чишмә ачкан кебек,

Үз йөрәген иркен дөньяга.

Аның "Туган теле"н жырлап бүген

Куана да татар, моңлана.

Әйе шул, Тукай - өлкәннәрнең дә, балаларның да иң яраткан шагыйре. Аның шигырьләрен кайчандыр бабаларыбыз ятлаган, әти-әниләребез, аннары без укып үстек. Алар жанны жылыта, күңелне яктырта, туган телгә мәхәббәт тәрбияли. Тукай әсәрләре безне туган көннән алып, гомеребезнең ахырына кадәр озата килә. Сабый вакытта Шүрәлесе кытыклап теңкәгә тигән кебек булса, чәчәктән-чәчәккә очучы күбәләге исә әле дә күңелне күтәрә. Габдулла Тукай кыска гына гомерендә искиткеч шигырьләр язып калдырырга өлгергән. Аның шигырьләренә үткен теллелек, башка беркем дә кулланмаган үзенчәлекле алымнар хас. Тукай кечкенә генә житешсезлекләрне дә күреп алып, алардан ачы көлә белгән. Туган иленә, теленә, табигатенә дан жырлаган.

Мәктәп укучылары олы апаларны Тукайның матур шигырьләрен укып куандырды. "Мирас" ансамбленә йөрүче апаларыбыз исә балаларга үз күчтәнәчен әзерләгән булып чыкты. Алар җырлар җырлады, "Шүрәле" образына киенеп, табышмаклар әйтте.

Өлкән яшьтәгеләрнең күбесе бүгенге көндә 14нче гимназия булган шушы мәктәп бинасында укып чыккан. Бу берничә буынны берләштерүче җеп булып торды һәм Тукайга багышланган буыннар очрашуы шундый җылы мөнәсәбәттә узды.

Бәйрәм "Туган тел" жырын бергәләп жырлау белән тәмамланды.

Айгөл ШӘРӘФИЕВА.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса