25 апрель 2017 яңалыклары
-
Россиялеләрнең милеккә салым түләмәү мөмкинлеге туачак
Дәүләт Думасында энергия буенча нәтиҗәлеккә ия торак һәм торак булмаган бина хуҗаларын милеккә салым түләүдән азат итәргә тәкъдим иткәннәр. Әлеге тәкъдим белән Энергетика буенча Дума комитеты башлыгы Павел Завальный чыккан. Бу хакта "Российская газета" хәбәр итә. Аның сүзләренчә, бүген дистә еллар элек төзелгән Россия торак йортлары һәм биналары энергия тоту...
-
Бөгелмәнең үзәк мәчет территориясен чүптән арындырдылар
Бөгелмәнең үзәк мәчетендә шимбә өмәсе үтте. Бу юлы территорияне чүп-чардан арындырырга 100дән артык кеше килде. Ислам динендә тәртип һәм чисталыкны саклауга аерым игътибар бирелә. Моңа мисал итеп Имам әл-Газалиның үз китабында китергән хәдисне күрсәтергә мөмкин: «Чисталык диннең яртысы». (Мөслим). Шуңа күрә Исламда кешегә һәрбер җирдә - өйдә, эштә, җәмәгать урыннарында,...
-
"Татфондбанк" һәм "Интехбанк" клиентларына таләпләрен белдерү өчен 100 көн вакыт биргәннәр
ТФБ һәм Интехбанк кертемчеләренә таләпләрен белдерү өчен 100 көн вакыт биргәннәр, шуннан соң исемлекләр формалаша һәм Иминият кертемнәре агентлыгы тарафыннан ябыла. Бу хакта "Татар-информ" "Коммерсант"ка сылтама белән хәбәр итә. ТФБ һәм Интехбанкның конкурс идарәчесе булган Иминият кертемнәре агентлыгы дәүләт корпорациясе белдерүенчә, банклар банкрот дип рәсми рәвештә хәбәр басылганнан соң, элеккеге...
-
“Мәгърифәт” клубы ветераннары Тукай бәйрәмен билгеләп үтте (+ФОТОЛАР)
Апрель ае - бөек шагыйребезнең туган ае, шигърият ае. Салкын кышлар үтеп, ямьле яз килгәндә, җылы яктан кошлар кайтканда, без Габдулла Тукайның туган көнен бәйрәм итәбез. Шул уңайдан 22 апрель көнне "Мәгърифәт" клубы үз ветераннарын, хөрмәтле апаларыбызны бөек Тукаебызның туган көнен бәйрәм итү өчен Һади Атласи исемендәге14 нче татар гимназиясенә...
-
Килегез, сорауларыгыз булса, бирегез...
Пенсия тәэминаты мәсьәләләренә кагылышлы сораулары булган кешеләр аларны Россия Пенсия Фонды ТР управляющие урынбасарына бирә алачак. Елена Львовна Горюнова 27 апрельдә Бөгелмәдә гражданнарны кабул итәчәк. Очрашу сәгать 11 дә башлана. 3-96-55 телефоны аша, яисә Воровский урамы, 43 (14 нче бүлмә) адресы буенча клиентлар белән эшләү бүлеге җитәкчесе Р. Сөнгатуллинага мөрәҗәгать...
-
Ир-ат мәете табылган. Тәнендәге язудан танучылар юкмы?
Кама елгасы ярында ир-ат мәете табылган. Кама Аланы пристаненнан 3 км ераклыкта билгесез ир мәетенә тап булалар. Мәет белән янәшәдә артында "Лукойл" логотибы сурәтләнгән куе зәңгәр төстәге эш курткасы. Ирнең муенында тәре тагылган көмеш яки аксыл металлдан чылбыр. Башында чәчләре юк. Мәетнең шәхесе турында белүчеләрнең 8-999-758-36-09 телефоны буенча полициягә хәбәр...
-
Сак булыгыз: Татарстанда бик көчле җил көтелә!
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе бүген җилнең көчәю ихтималы турында кисәтү таратты. Төньяк-көнбатыштан, шулай ук юнәлешен үзгәртеп, көньяк-көнбатыштан искән җилнең тизлеге, көчәйгән вакытта, секундына 17 метрга кадәр җитәчәк. Бүген Татарстанда көндез бераз яңгыр явачак. Көндезге һава торышы +7..+12 градус тәшкил итә. Алдагы ике көндә явым-төшемнәр кими: иртәгә -...
-
Бөгелмәдә милли традициягә нигез салынды – “Кыстыбый-шоу” фестивале үтте (+Фотолар)
Татар халкының милли традицияләргә бай ашлар әзерләү осталыгы бик күптәннән килә. Күп гасырларга сузылган тарих дәвамында милли оригиналь ризыклар барлыкка килгән, алар үзләренә генә хас сыйфатларны әлегә кадәр саклаганнар. Ашамлыкларның үзенчәлеге халык тормышының иҗтимагый, икътисадый, табигый шартларына, аның этник тарихына бәйле. Татарның кунакчыллыгы турында бераз әйтеп үтәсем килә. Тарих битләренә...
-
Бөгелмәлеләрне Тукай бәйрәменә чакырабыз
26 апрель көнне Татар мәдәният үзәгендә татар халкының күренекле шагыйре Габдулла Тукайның туган көненә багышланган бәйрәм чарасы үтәчәк. Барлык милләттәшләрне әлеге кичәгә чакырабыз. Башлана 12.00 сәгатьтә.
-
Татарстанда шифаханәләрне яңарту программасы старт ала
Татарстанда киләсе ике елда 197 сәламәтлек саклау объектларын яңарту планлаштырыла, шуларның 75е агымдагы елда сәламәтлек саклау системасын үзгәртеп кору программасы кысаларында яңартылачак. Ике еллык программаның гомуми бәясе 7,5 миллиард сумны тәшкил итә. Үзгәртүләр, иң беренче чиратта, Казан, Яр Чаллы, Әлмәт һәм Түбән Кама шифаханәләренә кагылачак. "Мондый карарны Татарстан Президенты Рөстәм...