Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Тема дня

Матбугатлы булыйк, дуслар!

13 гыйнвар көнне барлык басма матбугат хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үттеләр. Шул уңайдан Үзәк китапханә хезмәткәрләре Россиядә матбугат көненә багышланган чара үткәрде. Күркәм кичәгә шәһәр һәм районда чыгучы басма вәкилләре, газета укучылар һәм медицина училищесы студентлары чакырулы иде. Россия матбугаты көне мөхәррирләр, журналистлар, полиграфиячеләр өчен генә түгел, басма продукцияне,...

13 гыйнвар көнне барлык басма матбугат хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үттеләр. Шул уңайдан Үзәк китапханә хезмәткәрләре Россиядә матбугат көненә багышланган чара үткәрде. Күркәм кичәгә шәһәр һәм районда чыгучы басма вәкилләре, газета укучылар һәм медицина училищесы студентлары чакырулы иде.

Россия матбугаты көне мөхәррирләр, журналистлар, полиграфиячеләр өчен генә түгел, басма продукцияне, ягъни газета-журналларны алучы әбунәчеләр өчен дә зур бәйрәм.

Әлеге датаның тарихы бик бай, саллы һәм шактый ерак дәверләргә барып тоташа. Газета формасындагыгы беренче кулъязмаларның безнең эрага кадәр 2 нче гасырда яңалыклар рәвешендә чыгуы мәгълүм. Ул вакытта ук Юлий Цезарь "Иң югары дәүләт идарәсе органының эше", соңрак "Халыкның көндәлек иҗтимагый эше" турында язмалар бастыра башлый.

Россия матбугате көне исә 1703 елның 13 гыйнварыннан билгеләп үтелә. Бу көнне Мәскәүдә "Ведомости" басмасының беренче саны дөнья күрә.

Заманалар үзгәрә, матбугат та көннән-көн камилләшә, яңалыклар белән баетыла бара. Моның ачык мисалы - бүгенге көндә күп кенә газета-журналлар электрон форматка күчеп килә, кәгазь басмалар популярлыгын югалта бара, шулай да, аларның күләме шактый - Россиядә генә дә якынча 50 меңләп газета исәпләнә.

Бөгелмә районында дөнья күрүче басмалар белән газета укучыларыбызны якыннанрак таныштырып китәсе килә. Алар санулы гына - "Бугульминская газета", "Бөгелмә авазы", "Городской Советник", "Информ-Курьер", "Геофизик Татарии" газеталары һәм "Фамилия" журналы. Ләкин 120 меңләп халык гомер кичерә торган төбәк өчен бу аз да түгел.

Иң "өлкәннәрдән" саналган "Бугульминская газета"га быел 98 яшь тулды. Әлеге газетаның баш мөхәррире Юлия Исмәгыйлова үз чыгышында аның тарихына тукталып үтте, мавыктыргыч итеп бүгенгесе турында сөйләде, эш үзенчәлекләре белән таныштырырга сүз биреп, студентларны җирле матбугатка кунакка чакырды.

Районда чыгып килүче бердәнбер татар басмасы - "Бөгелмә авазы", шулай ук, гаять бай тарихка ия. Озак еллар дәвамында дубляж формасында чыккан газета 1991 елның 1 гыйнварында мөстәкыйль рәвештә дөнья күрә. Аның беренче редакторы Мәхтүм Мостафин газетага нигез салуда шактый өлеш кертә, озак еллар дәвамында татар басмасына җил-яңгыр тидерми. Соңрак газетаны җитәкләгән Фәрит Шәфигуллин, Руслан Җәләев, Гөлчәчәк Вәлиевалар да - аның камилләшүендә үз рольләрен уйлап, аның тарихында үз эзләрен калдырган җитәкчеләр. Замана үзенекен итә, бүген безнең газетабыз да үсә, эш алымнары, формат яңара. Басма формадан кала аның үз рәсми сайты (bugulma-tat.ru) да актив эшләп килә, шулай ук интернетның социаль челтәрендә (VKontakte, Facebook, Twitter, Одноклассники) үз битләребез, төркемнәребез бар. Барлык газета укучыларыбызны, шулай ук студентларны, балаларны, аларга кушылып, һәрдаим яңартылып торучы яңалыклар белән танышып барырга, конкурс-бәйгеләрдә катнашып, бүләкләр отарга чакырабыз.

Бөгелмәдә дөнья күрүче "Информ-Курьер" газетасы шактый яшь басма санала - үз эшчәнлеген 1995 елның 14 апрелендә башлап җибәрә. Ул Бөгелмәдә генә түгел, ә Татарстанның Көньяк-Көнчыгышына да таратыла. Әлеге газетаның баш редакторы Лилия Трифонова студентларны газетада үткәрелүче фотоконкурсларда, бәйгеләрдә катнашырга чакырды.

"Городской Советник" 2013 елдан чыга, шуңа да карамастан, бөгелмәлеләр арасында шактый полулярлык яулап өлгергән. Анда республика һәм район яңалыклары белән мәгълүматлы булудан кала, йолдызнамәләр, сканвордлар, игъланнар белән танышырга мөмкин, шулай ук, тәмле аш рецептлары, һава торышы һәм башкалар да урын алган.

Хезмәттәшебез Анастасия Бердникова җитәкчелегендә дөнья күрүче "Фамилия" журналы - 2015 елдан гамәлдә. Матур бизәлешле басмада район һәм шәһәрдә яшәүче кешеләр, үрнәк гаиләләр белән танышырга, сәламәтлек, тәмле дә, шул ук вакытта гади дә булган рецептлар белән танышырга, кызыклы фактлар белергә була.

Әйе, газета-журналлар, аларның тарихы, саны, үткәне һәм киләчәге турында бик күп сөйләргә һәм язарга булыр иде, ләкин, язмага йомгак ясап шуны әйтәсе килә, китапханә мохитендә үткән бай эчтәлекле матбугат кичәсе һәммәбездә матур тәэсир калдырды. Студентлар үзләре өчен бик күп кызыклы мәгълүмат алдылар, матбугат хезмәткәрләре өчен оештырылган блиц-сораштыру вакытында журналистларның җавапларын зур кызыксыну белән тыңладылар, кайбер теләк-фикерләрен җиткерделәр.

Истәлекле даталарны һәрвакыт исләрендә тотып, зур материаллар туплап, аларны башкаларга да җиткерүче китапханә хезмәткәрләренә "Афәрин!" диясе килә!

Ләйсән ЙОСЫПОВА.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса