20 гыйнвар 2017 яңалыклары
-
Бушлай Хаҗга барыйм дисәң, бәйгедә катнаш
Әгәр шулай икән, 4 февраль көнне Азнакайда узачак Коръән уку буенча республика бәйгесендә катнашып көчеңне сына. Бәйгедә республиканың барлык район һәм шәһәрләреннән килгән ир-атлар Коръәнне дөрес итеп укуда үз осталыкларын күрсәтәчәк. Конкурсның шартларына килгәндә, яшь буенча чикләүләр юк. Чарада Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның да катнашуы көтелә. - Бәйгенең максаты...
-
Геннадий Ветров вафат
Геннадий Ветров 2007 елдан ТР баскетбол федерациясе президенты иде. Моннан тыш ул "Черноморец" ГБУ РЦ директоры булып та эшләгән, аның инициативасы белән балалар һәм яшьләрнең ялын Кара диңгез буендагы сәламәтләндерү лагерьларында оештыру программасы төзелгән. Студентларның баскетбол ассоциациясе дә аның тырышлыгы белән төзелгән.
-
Бөгелмә механика заводында очрашу
Ел башы - узган елда башкарылган эшләргә нәтиҗә ясау вакыты. Шул уңайдан һәр оешмада коллектив җыелышлары уза. 17 гыйнвар көнне ул Бөгелмә механика заводында да булып үтте. Очрашуда Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктур үсеш буенча урынбасары Вахит Гарәфетдинов та катнашты. 2016 ел БМЗ өчен ныклы эш елы булып...
-
"Татфондбанк" аша салым түләгәннәр закон таләпләрен үтәгән дип санала
Кертемнәрне иминиятләштерү агентлыгы карары белән, бу атнада, ниһаять, «Татфондбанк» аша салым түләүчеләрне закон таләпләрен үтәгән дип санарга мөмкин. Бу хакта салым идарәсе комиссиясенә 20 миллион сумнан артык суммада 297 мөрәҗәгать кабул ителгән, дип хәбәр итте «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә Федераль салым хезмәтенең Татарстан идарәсе башлыгы урынбасары Андрей Никиташин. «Татфондбанк» аша...
-
Казанда самолет исән-имин төшеп утыра алган
Казанда һава шартлары начар булу сәбәпле, «ЮВТ Аэро» авиакомпаниясе самолеты аэропортка төшә алмыйча бер сәгатьләп аэропорт өстендә очып йөргән иде. Ниһаять, ул исән-имин килеш аэропортка төшә алган. Бу хакта "Татар Информ" хәбәр итә.
-
Татарстанда уртача хезмәт хакы арта
Россиянең хезмәт һәм социаль яклау министры Максим Топилин фаразлавынча, быел халыкның хезмәт хакы артырга тиеш. «2016 ел нәтиҗәләре буенча, чынлыкта да хезмәт хакы күтәрелер дип уйлыйбыз. Эшсезлек дәрәҗәсе дә артмас дип көтелә», - дигән ул «Российская газета»га биргән әңгәмәсендә. Бюджет өлкәсендәгеләрнең хезмәт хакы артуга Президентның указлары да тәэсир итми калмас,...
-
Ашыгыч хәбәр: Казанда самолет төшә алмый интегә
Казанда һава шартлары начар булу сәбәпле, «ЮВТ Аэро» авиакомпаниясе самолеты аэропортка төшә алмый. Ул Краснодардан ук кайта. Лайнер озак вакытлар инде аэропорт өстендә очып йөри.
-
Бездә яңа бәйге: “Син бит минем бергенәм!”
Тиздән барлык гашыйкларның көтеп алган матур бәйрәме - 14 февраль - Гашыйклар көне. Шул уңайдан "Бөгелмә авазы" газетасының bugulma-tat.ru сайты "Син бит минем бергенәм!" дип исемләнгән яңа фотоконкурс игълан итә. Сездән үзегезнең сөйгән ярыгыз белән төшкән үзенчәлекле фотолар көтеп калабыз. Бәйгедә катнашу өчен фото белән бергә исем-фамилия, яшәгән шәһәр яки...
-
Бөгелмәнең “Радуга”халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә “Әйдәгез, шәфкатьлерәк булыйк!” дип аталган шигърият кичәсе узды
Бөгелмәнең "Радуга"халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль-тернәкләндерү бүлегендә "Әйдәгез, шәфкатьлерәк булыйк!" дип аталган шигърият кичәсе булып узды. Ул "Бугульминцы" әдәби берләшмәсе вәкиле Людмила Любимовага һәм аның иҗатына багышланды. Людмила 1959 елның июлендә Бөгелмә шәһәрендә туа. Ул - балачактан беренче төркем инвалид, диагнозы - балалар церебраль параличы (ДЦП), биш яшендә генә...
-
Шәһәребезнең Үзәк мәчетендә “Исламда - әхлак” дигән темага лекцияләр башлана
Шәһәребезнең Үзәк мәчетендә "Исламда - әхлак" дигән темага лекцияләр башлана. Алар һәр якшәмбедә 18 сәгатьтә үтәчәк. - Ислам - рухи инануны гына түгел, ә кешенең гаиләдә, җәмгыятьтә яшәү тәртипләрен дә билгели торган дин. Күпсанлы ул кагыйдәләрне хөрмәт итеп, нинди генә хәлдә дә шул тәртипләрне саклап яшәү зарур. Әмма күп кенә...
-
Матбугатлы булыйк, дуслар!
13 гыйнвар көнне барлык басма матбугат хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үттеләр. Шул уңайдан Үзәк китапханә хезмәткәрләре Россиядә матбугат көненә багышланган чара үткәрде. Күркәм кичәгә шәһәр һәм районда чыгучы басма вәкилләре, газета укучылар һәм медицина училищесы студентлары чакырулы иде. Россия матбугаты көне мөхәррирләр, журналистлар, полиграфиячеләр өчен генә түгел, басма продукцияне,...