Бугульминская газета

Бөгелмә районы

18+
Рус Тат
Тема дня

Линар Закиров Бөгелмәнең медицина хезмәткәрләрен якынлашып килүче бәйрәм белән котлады

21 июньдә билгеләп үтелә торган Медицина хезмәткәре көне алдыннан, Бөгелмә муниципаль районы башлыгы Линар Закиров шәһәр поликлиникасында булды.

Тантаналы чара кысаларында, эш өчен рәхмәт белдерде һәм табибларны, фельдшерларны, шәфкать туташларын җылы котлады. Сәламәтлек, ирешелгән уңышларда тукталып калмаска, шулай ук һөнәри осталыкларын арттыруларын теләде.

"Сез кешеләрнең сәламәтлеген кайтарасыз һәм бу сокландыра, вакыт белән исәпләшмичә, мәкерле чир белән көрәшнең иң куркыныч алгы сызыгында хезмәт итүегез өчен сезнең алда баш иябез. Хезмәтегез өчен чын күңелемнән рәхмәт белдерәм. Үзегезне, якыннарыгызны саклагыз, сәламәт булыгыз, гаилә бәхете һәм һөнәри өлкәдә уңышлар телим, - дип ассызыклады Линар Закиров.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса