Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Тема дня

“Көзге төсләр балкышы” бәйгесендә җиңүчеләрне котлыйбыз һәм бүләкләр тапшыру тантанасына көтеп калабыз

Октябрь башында "Бөгелмә авазы" газетасы сайтында (www.bugulma-tat.ru) "Көзге төсләр балкышы" бәйгесе старт алган иде. Аңа бүген йомгак ясалды. Шулай итеп, бәйгегә беренче булып үз фотосын җибәргән һәм тавыш бирү дәверендә һәрвакыт диярлек беренчелектә барган Карабаш егете Рәмис Шәңгәрәев 1328 тавыш белән беренче урынга чыкты. Бөгелмә кызы Алина Гафорова 1016 тавыш...

Октябрь башында "Бөгелмә авазы" газетасы сайтында (www.bugulma-tat.ru) "Көзге төсләр балкышы" бәйгесе старт алган иде. Аңа бүген йомгак ясалды.

Шулай итеп, бәйгегә беренче булып үз фотосын җибәргән һәм тавыш бирү дәверендә һәрвакыт диярлек беренчелектә барган Карабаш егете Рәмис Шәңгәрәев 1328 тавыш белән беренче урынга чыкты. Бөгелмә кызы Алина Гафорова 1016 тавыш белән икенчелектә, 9 нчы мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлнар Инсапова 970 тавыш белән өченчелектә, Бөгелмә егете Рөстәм Хөснуллин 290 тавыш белән дүртенче урынны били. Конкурсантларыбыз өчен 4109 җанатар тавыш биргән.

Бәйгедә катнашучы барлык конкурсантларыбызга да бүләкләр каралган. Беренчелеккә чыгучылар өчен спонсорыбыз "Эридан" мебель кибетеннән 5 меңлек һәм өч 3 меңлек сертификатлар. Ә калган катнашучыларга спонсорыбыздан бит тиресен чистарту буенча 1 сеанс алу өчен 500 сумлык сертификатлар.

Бәйгедә катнашкан барлык дусларыбызны да дүшәмбе, 28 ноябрь көнне, көндезге сәгать өчкә "Бөгелмә авазы" газетасы редакциясендә бүләкләр тапшыру тантанасына көтеп калабыз.

Конкурсантларыбыз исемлеген һәм тавыш бирү нәтиҗәләрен сезнең игътибарыгызга да тәкъдим итәбез:

Рәмис Шәнгәрәев

1328

32.3%

Алина Гафорова

1016

24.7%

Гөлнар Инсапова

970

23.6%

Рөстәм Хөснуллин

290

7.1%

Алина Абдуллина

199

4.8%

Рушан Муллаәхмәтов

74

1.8%

Идел Туктарова

71

1.7%

Мансур Сөләйманов

36

0.9%

Роман Байгушев

35

0.9%

Елена Гыйльманова

26

0.6%

Әлфирә Галәүтдинова

23

0.6%

Гөлназ Насретдинова

12

0.3%

Әлфидә Муллаәхмәтова

8

0.2%

Айнур Шәйгәрдәнов

6

0.1%

Радмила Шакирова

6

0.1%

Динар Хәкимов

5

0.1%

Әлфирә Әгъзәмова

4

0.1%

Барлык тавыш

: 4109

Беренче тавыш

: 08.11.2016 10:21

Соңгы тавыш

: 23.11.2016 09:48

Шунысын да искәртик, яңалыкларыбызны газетадан да, сайттан да күзәтеп барыгыз. Бик тиздән яңа конкурсыбызны игълан итәчәкбез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса