Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Тема дня

"Куркынычсыз шәһәр” программасын тормышка ашыру дәвам итә

Тәүлек буе - күзәтү астында "Куркынычсыз шәһәр" программасы кысаларында ишегалларына видеокамералар урнаштыруны халык төрлечә кабул итте. Кемнәр сөенде, ә кемнәрдер, киресенчә, "кирәкми ул безгә" дип белдерде. Хакимият вәкилләре әлеге мәсьәләне янәдән күтәреп чыкты һәм җирле журналистлар белән очрашып, халыкка дөрес аңлатма бирү вазифасын йөкләде. Беренче чиратта, бу безнең үзебезне һәм...

Тәүлек буе - күзәтү астында
"Куркынычсыз шәһәр" программасы кысаларында ишегалларына видеокамералар урнаштыруны халык төрлечә кабул итте. Кемнәр сөенде, ә кемнәрдер, киресенчә, "кирәкми ул безгә" дип белдерде. Хакимият вәкилләре әлеге мәсьәләне янәдән күтәреп чыкты һәм җирле журналистлар белән очрашып, халыкка дөрес аңлатма бирү вазифасын йөкләде.
Беренче чиратта, бу безнең үзебезне һәм милкебезне саклауга юнәлдерелгән икәнен истә тотарга кирәк. Бүгенге көндә 301 күпфатирлы йортта 910 камера урнаштырылган. Җинаятьләрне ачуда, тәртип бозуларны кисәтүдә, милекне саклауда кешеләр күп җыела торган урыннарга, мөһим объектларга видеокүзәтүләр урнаштыру уңай нәтиҗә күрсәтми калмаган. 2017 елның 9 аенда шәһәр видеокамералары системасын кулланып, Бөгелмә районы эчке эшләр бүлеге күрсәткечләре буенча, 146 вакыйга ачыкланган. Алар исемлегендә сугышу, исерткеч эчемлекләр куллану, юл-транспорт һәлакәтләре һәм башкалар. Хокук бозулар буенча 22 җинаять эше кузгатылган. Шулар арасында 4 - талау, 15 - урлау, 3 - наркотик матдәләр белән эш итү. Административ хокук бозулар буенча 95 беркетмә төзелгән.
Күптән түгел интернет челтәрләрендә Бөгелмә ишегалларында машина тәрәзәләрен ватып, аккумулятор урлау очраклары турында хәбәр таралган иде. Бу дөреслеккә туры килгән вакыйга икәнен исбатлап үтте Бөгелмә эчке эшләр бүлеге начальнигы урынбасары. Нәкъ менә подъезд башларына урнаштырылган камералар каракларнын эзенә төшәргә ярдәм иткән дә.
Кайсы йорттан чыккан, кая барган һәм кая кереп киткән. Эчке эшләр органы вәкилләре боларның барысын да күзәтә ала. Гади халыкка интернет челтәре аша шәхси кабинетка кереп, бары үз йортында урнаштырылган камералардан күзәтү генә мөмкин. Моның өчен "Таттелеком" интернет челтәренә ялганган булу кирәк, башка оператор кулланучылар мондый мөмкинлектән, кызганыч, мәхрүм. Чөнки әлеге программаны нәкъ менә "Таттелеком" филиалы "Бөгелмә РУЭС" башкара. Алар камераларны бушка урнаштыра. Бөгелмәлеләргә бары аларны карап тору, ремонтлау өчен генә акча түләргә туры килә. Әлеге сумма барлык фатирларга бүлгәч, нибары 30 сум тирәсе генә чыга.
Озакка китәргә туры килгәндә, йортыбызның исән-имин торуын телибез, машинаны төнгелеккә ишегалдында караучысыз калдырган вакытта, борчуга калабыз. Балаларны да ялгызын гына ишегалдына уйнарга чыгарырга куркабыз. "Куркынычсыз шәһәр" программасы бөгелмәлеләрне әнә шундый күңелсезлекләрдән саклауны күздә тота да инде.
Бала, машина кайгысы булганнар, әлбәттә, мондый яңа үзгәрешләргә бишкуллап риза, ләкин менә өлкән яшьтәге әби-бабайлар "безгә кирәк түгел ул камералар!" дигән фикерен саклый килә дип белдерделәр очрашу барышында. Ләкин бит алар үзләренең дә куркыныч астында булуларын оныта. Мошенниклар бит тик ятмый. Әби-бабайларны төрле ысуллар белән алдап, төп башларына утыртып калдыралар. Аларны тоту җиңел эшләрдән түгел. Ә менә камера урнаштырылган очракта, аларның йөзен дә күреп, кайсы якка юнәлгәннәрен дә күзәтеп була, дип белдерәләр әлеге программаны гамәлгә ашыручылар.
Камера төшергән мәгълүматлар 7 көн саклана. "Куркынычсыз шәһәр" программасына кушылган ишегалдында берәр начар гамәл кылынган булса, ачыклык кертү өчен видеоязманы карарга сорап, эчке эшләр бүлегенә яисә идарәче компанияләргә мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
Бу программа кысаларында Кызыл Армия урамындагы паркта, үзәк сулык янында да камералар урнаштырылган.

Ләйсән БИКБУЛАТОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса