7 ноябрь 2017 яңалыклары
-
Казан – Оренбург юлының 20 нче километрында үткәрелгән “Тоннель” профилактик чарасы
Юлга чыксаң, каешыңны эләктереп чык! Татарстанның Лаеш районында "Тоннель" дип исемләнгән профилактик чара узды. ЮХИДИ хезмәткәрләре бер сәгать эчендә йөздән артык машина йөртүчене тикшерделәр. Машинада юл-транспорт вакыйгасына юлыгып, гомере өзелгән, яисә нык имгәнгән кешеләр арасында куркынычсызлык каешларын санга сукмаучылар саны шактый югары исәпләнә. Агымдагы елның 9 аенда республика юлларында теркәлгән...
-
Петровка авыл мәдәният йортында “Уйнагыз, гармуннар!” дип исемләнгән бәйрәм үтте
Уйнагыз, гармуннар! Гармун Россиядә бар халыкларның да иң яраткан уен коралы ул. Кайгыда да, сөенечтә дә аның тавышы күңелләргә юаныч, шатлык бирә. Петровка авыл мәдәният йортында Бөгелмә районының мәдәни брендлары" иҗади проектын гамәлгә ашыру кысаларында узган "Уйнагыз, гармуннар!" ("Играй, гармонь!") дип исемләнгән район бәйрәмендә әлеге халык уен коралы төп "каһарман"...
-
"Куркынычсыз шәһәр” программасын тормышка ашыру дәвам итә
Тәүлек буе - күзәтү астында "Куркынычсыз шәһәр" программасы кысаларында ишегалларына видеокамералар урнаштыруны халык төрлечә кабул итте. Кемнәр сөенде, ә кемнәрдер, киресенчә, "кирәкми ул безгә" дип белдерде. Хакимият вәкилләре әлеге мәсьәләне янәдән күтәреп чыкты һәм җирле журналистлар белән очрашып, халыкка дөрес аңлатма бирү вазифасын йөкләде. Беренче чиратта, бу безнең үзебезне һәм...
-
Налоговыйда - Ачык ишекләр көне
Хөрмәтле салым түләүчеләр! Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы идарәсе 10 һәм 11 ноябрьдә Ачык ишекләр көне уздыра. Чараның максаты - 2017 елда җир, транспорт, физик затлар милегенә салына торган салым турындагы хәбәрләр һәм түләү документлары буенча килеп туган барлык сорауларга ачыклык кертү, аңлату. Ачык ишекләр көне Татарстан Республикасында бер...
-
Бөгелмәдә Бөек Октябрь революциясенең 100 еллыгына багышланган зур бәйрәм концерты узды
Бөгелмәдә Бөек Октябрь революциясенең 100 еллыгына багышланган зур бәйрәм концерты узды. Бу тантаналы чара тарихта яңа дәвернең башлангычы булып торган олуг вакыйгаларны искә алу иде. Сәнгать, әдәбият, мәгариф, тәрбия, тынычлык һәм куркынычсызлык - бу өлкәләр дә, социаль һәм сәяси тормыш та, 1917 ел октябре алып килгән яңа идеалларга йөз тотып...
-
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Рифнур Сөләймановның ярдәмчесе бөгелмәлеләрне кабул итте
3 ноябрь көнне Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Рифнур Сөләймановның ярдәмчесе Рөстәм Салихов гражданнарны кабул итте. Очрашу "Бердәм Россия" сәяси партиясең Бөгелмә бүлегенең җәмәгатьчелекне кабул итү бүлмәсендә узды. Матбугат үзәгеннән хәбәр итүләренчә, депутат ярдәмчесе белән очрашуга 6 кеше язылып куйган булган. Сорау-гозер һәм мөрәҗәгатьләр төрле иде: торак бирү, пенсиягә алдан...
-
4 ноябрь көнне Бөгелмәдә 14 Шәһит урамындагы йортта янгын чыккан
4 ноябрь көнне Бөгелмәдә 14 Шәһит урамындагы биш катлы йортның бишенче катындагы ике бүлмәле квартирда янгын чыга. Коткаручыларга бу турыда хәбәр иртәнге сәгать 10 тула 16 минутта килеп җитә. Санаулы минутлар эчендә вакыйга урынына барып җиткән коткаручы-янгын сүндерүчеләр подъездга да куе төтен тулганлыгын күрәләр. Квартирга керә торган ишек ачык була....
-
Бөгелмәлеләр “Зур этнографик диктант” яздылар
Бөгелмәлеләр "Зур этнографик диктант" яздылар Янәшәңдә яшәгән милләт этносы турында нәрсә беләсең? Бу өлкәдә белем дәрәҗәсен Халыклар бердәмлеге көне алдыннан 3 ноябрь Россия күләмендә уздырылган "Зур этнографик диктант"та катнашып белеп була иде. Ул икенче ел рәттән үткәрелә. Быел чара халыкара статус алган, анда чит илләрдә яшәүче ватандашларыбыз да этнография буенча...
-
Сарымсак һәм аның файдасы
Сарымсак - грипп һәм респиратор вирус инфекцияләренә каршы торучы иң көчле чара. Ул тамак авырту, томау төшү, йөткерү, салкын тию билгеләреннән коткара. Сарымсакның биологик актив матдәләре тиз тәэсир итә. Әлеге яшелчә организмда үзенең файдалы үзлекләрен озак вакытка кадәр саклый ала. Иммунитетны ныгыту өчен сарымсакны дару кебек, көненә өч тырнак кулланалар....
-
Карбызны кышка саклау буенча КИҢӘШЛӘР
Карбызны барыбыз да яратабыз, аныӊ белән рәхәтләнеп сыйланабыз. Алдагы елларда сатучыларда июль айларында күренә торган карбызлар быел май ахыры-июнь башында ук безгә килеп җитте. Кызганыч, инде карбыз сатучылар бу эшләрен акрынлап туктаталар, карбызны бик ашыйсы килсә бары кыйммәтле супермаркетларда гына алырга мөмкин булачак. Сагынып көткән Яӊа ел табынында карбыз булса,...