Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Тема дня

Көтеп алган бәйрәм

Бөгелмә муниципаль районы башлыгы, Бөгелмә шәһәре мэры Илдус Касыймов барлык якташларыбызны һәм шәһәр-авылларыбыз кунакларын милли бәйрәмебез - Сабан туе белән ихлас котлады.

"Татар халкының гасырлардан-гасырларга күчеп килгән милли бәйрәме Җир-Ананың уянуын белдерә, игенче хезмәтенә мәдхия җырлау булып тора, халкыбызның бай һәм үзенчәлекле мәдәниятен, кунакчыллыгын күрсәтә, - диелә котлауда. - Татарстаныбызда тарихи-мәдәни мирас елында аның әһәмияте тагын да арта. Бу көнне без тырыш хезмәтләре җәмгыятебезнең нигезен тәшкил итә торган игенчеләребезне, терлекчеләребезне, авыл хезмәтчәннәрен данлыйбыз. Районыбыз хезмәт ияләренең 2012 елгы Сабан туен лаеклы төстә бәйрәм итәргә тулы хаклары бар.
Бөгелмә төбәге игенчеләре, терлекчеләре белән элек-электән дан тоткан. Быел да алар бәйрәмгә матур уңышлар белән килә. Мәйданда аларның фидакарь хезмәтләренә лаеклы бәя биреләчәк, бу исә алдагы көннәрдә хезмәттә яңа үрләр яулау өчен өлге булып торыр. Нинди генә кыенлыкларга карамастан, авыл хезмәтчәннәренең тырышлыгы матур нәтиҗә бирер - Бөгелмә басуларында уңыш мул булыр дип ышанабыз.
Сабан туе һәркемгә шатлык, яңа дәрт һәм көч өстәсен. Данлы Бөгелмә төбәгендә яшәгән һәрбер кешегә ныклы сәламәтлек, бәхет, иминлек, җан тынычлыгы телим!"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса