7 июнь 2012 яңалыклары
-
Шатлык һәм хөрмәт бәйрәме
ТР урман хуҗалыгы министры Наил Гамбәр улы Мәһдиев якташларыбызны Сабан туе белән чын күңелдән тәбрик итә.
-
Халыкны социаль яклау – безнең төп бурыч
Республикада бүгенге көндә 15 меңнән артык социаль хезмәткәр, өлкәннәргә, инвалидларга, гаиләләргә, хатын-кызларга һәм балаларга ярдәм итүче социаль педагоглар эшли. Безнең бөгелмәләрнең иң актуаль проблемаларын чишүдә 275 шундый хезмәткәр ярдәм күрсәтә. Алар шәһәр һәм районның социаль яктан тотрыклы үсешенә үзләреннән зур өлеш кертәләр. Бездә ярдәмчел, үз һөнәрләрен яратып башкаручы, чит кеше...
-
Сез – таяныч, сез – ышаныч
Бөгелмә муниципаль районы башлыгы, Бөгелмә шәһәре мэры Илдус Әсгать улы Касыймов социаль хезмәткәрләрне 8 июньдә билгеләп үтелә торган һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан ихлас котлады.
-
Көтеп алган бәйрәм
Бөгелмә муниципаль районы башлыгы, Бөгелмә шәһәре мэры Илдус Касыймов барлык якташларыбызны һәм шәһәр-авылларыбыз кунакларын милли бәйрәмебез - Сабан туе белән ихлас котлады.
-
Нефтьчеләр – сәламәтлек сагында
"Татнефть" ачык акционерлык җәмгыяте Мәскәүдә булып үткән "Здравница-2012" дип аталган Бөтенроссия форумында катнашты. Форум кысаларында уздырылган махсус бәйгедә Компаниянең социаль объектлары медальләргә һәм Дипломнарга лаек булды.
-
Яңа җитәкче
2012 елның 5 маеннан "Бөгелмә типографиясе" ААҖ генераль директоры булып Андрей Александрович СЕРГУШЕВ эшли башлады.
-
Үлән – дәва, үлән – үлем?!
Май аеннан башлап, Россиянең барлык төбәкләрендә "Мәк-2012" дип атала торган киң масштаблы оператив-профилактик чара үткәрелә. Операциянең максаты - составында наркотик матдәләр булган үсемлекләр үсә, яисә махсус үстерелә торган урыннарны ачыклау, аларны юк итү, үсемлекләрдән әзерләнгән наркотикларны яшерен базарга кертмәү, афәт чыганагы саналган матдәләрне ясау, саклау, сатуга бәйле җинаятьләргә юл куймау.
-
10 июньдә – “Болгар җыены”
10 июньдә Спас муниципаль районы территориясендә урнашкан борынгы Болгар каласында, Идел Болгарстанында Ислам динен кабул итүнең 1123 еллыгына багышлап, "Болгар җыены" уза. Бу чарада муниципаль район башлыгы, шәһәр мэры Илдус Касыймов та катнаша.
-
Иң күңелле көн
Сабан туе - халкыбызның иң кө-теп алынган һәм яратып уздырыла торган бәйрәмнәренең берсе. Ул - татар халкының уңганлыгын, булганлыгын, тырышлыгын, сәләтен, көчен ачып бирә торган бәйрәм. Сабан туе үз эченә бик күп этапларны ала. Әлеге бәйрәм карлар эри башлаганнан алып, язгы чәчүгә кадәр булган вакытта уздырылган. Руслан ҖӘЛӘЕВ тәфсирендә. Җир...
-
Җырлыйбыз да биибез, шаярабыз, көләбез...
1 июнь - җәйнең беренче көне, каникуллар башланган вакыт кына түгел, ә җәмгыятебез өчен гаять әһәмиятле вакыйга - Халыкара балаларны яклау көне дә. Ул - балаларның һәрвакытта да өлкәннәрнең җылы карашына һәм җаваплылыгына мохтаҗ булуларын тагын бер кат искәртү, дәлилләү, самими затларга карата һәрвакытта да мәрхәмәтле, игътибарлы булырга кирәклекне кат-кат...