Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня

Котлаулар

Рәхмәтебез чиксез Сезгә! Бөгелмә муниципаль районы башлыгы, Бөгелмә шәһәре мэры Илдус Касыймов ветераннарны, өлкән буын вәкилләрен, остазларны 1 октябрь - Халыкара өлкән яшьтәгеләр көне уңаеннан ихлас котлады.

"Сезнең җилкәләрдә - олы тормыш йөге, - диелә котлауда. - Вакыт һәм буыннар элемтәсен тәэмин итүчеләр дә сез. Белемегез, зирәклегегез, бай тәҗрибәгез безгә - инициативалы яшьләргә бигрәк тә кирәк.

Сез - әхлакый кыйммәтләрне һәм традицияләрне саклаучы, балаларыгызның һәм оныкларыгызның таянычы, ярдәмчесе дә. Район һәм шәһәребезнең иҗтимагый, мәдәни тормышында катнашып яшәвегез зур хөрмәткә лаек.

Дәһшәтле сугыш еллары ачысын татыган, Ватан азатлыгын саклап калган, илне җимерекләрдән торгызган иң өлкән яшьтәгеләргә аерым хөрмәт күрсәтәсе килә.

Лаеклы ялда булуга карамастан, әле дә эшләвен дәвам итүчеләргә дә ихтирамыбыз зур. Еллар күңел төшенкелегенә сәбәп булмасын, яшәү дәрте сүрелмәсен үзегездә.

Шәһәр һәм район үсешенә керткән өлешегез өчен һәммәгезгә чиксез рәхмәтлебез. Сәламәтлек, күңел көр-леге Сезгә, якыннарыгызның йөрәк җылысын, игътибарын тоеп, хәерле озын гомер кичерергә язсын!"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса