Кисәтүне үтәү хәерле
Коронавирус таралуны туктату өчен, Татарстанда, бөтен Россиядәге кебек үк, үз-үзеңне изоляцияләү режимы кертелгән. Шуңа бәйле рәвештә, Бөгелмәдә парклар, скверлар, иҗтимагый киңлекләр ябыла.
Җәмәгать туклануы урыннары, шифаханәләр, кунакханәләр, чәчтарашханәләр һәм кайбер кибетләр ябылган инде.
Даруханәләр, беренче чиратта кирәкле товарлар һәм азык-төлек товарлары кибетләре, сәнәгать товарлары кибетләре, 100 кв.метрдан кимрәк булган кәрәзле элемтә кибетләре (милекчеләр аларны үзләре яба ала), зоомонтаж станцияләре, АЗС һәм юу станцияләре, автосервислар (бары тик ашыгыч ярдәмгә генә) эшне дәвам итәләр. Шәхси медицина үзәкләре, теш һәм ветеринария клиникалары клиентларны бик ашыгыч очракларда гына кабул итә ала.
Атнаның икенче көнендә район Башкарма комитетының административ-техник инспекциясе хезмәткәрләре, эшмәкәрләргә ТР Хөкүмәтенең яңа карарының барлык пунктларын аңлату өчен, янә сәүдә объектлары буйлап уздылар. Хокук саклау органнары автомобильләре, үз чиратында, шәһәр урамнарында тавыш бирүчеләр ярдәмендә халыкка үз-үзеңне изоляцияләү турында хәбәр итә.
Хәзер иң мөһиме - кешеләр өйдә калсын өчен, нәрсә эшләргә: карантин – үзеңне һәм башкаларны саклап калуның иң нәтиҗәле ысулы.
Роза ЙОСЫПОВА тәрҗемәсе
портал
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа