Хөрмәтле Бөгелмә мөселманнары!
Сезне Корбан бәйрәме уңаеннан чын күңелдән котлыйм!
Бу – дин тотучылар өчен иң якты, әһәмиятле көннәрнең берсе, чөнки бу бәйрәм бер-береңне бәяләргә, кеше хәленә керә белергә өйрәтә, гаиләнең бердәмлегенә, кешеләрнең якынаюына хезмәт итә, иманны ныгыта.
Бөгелмә муниципаль районы территориясендәге мөселманнар күп еллар дәвамында барлык традицион конфессия вәкилләре белән тынычлыкта һәм татулыкта яшиләр, җәмгыятьтә үзара аңлашу һәм теләктәшлек булсын өчен үзләреннән зур өлеш кертәләр.
Исламның иң яхшы традицияләрен дәвам иттереп, социаль әһәмияткә ия булган программаларны гамәлгә ашыруда, хәйрия проектларында, үсеп килүче яшь буынны тәрбияләүдә актив катнашып, районыбыз мөселманнары алга таба да җәмгыятьнең рухи күтәрелеше процессында актив катаншырлар дип ышанып калам.
Бу якты, матур көндә сезгә һәм якыннарыгызга ныклы сәламәтлек, иминлек, тынычлык теләргә рөхсәт итегез. Корбан бәйрәме йортыгызны – шатлык, ә йөрәкләрне мәхәббәт һәм шәфкать хисләре белән тутырсын.
Сәламәтлек, бәхет һәм игелекле һәр башлангычыгызда уңышлар телим!
Линар ЗАКИРОВ,
Бөгелмә муниципаль районы башлыгы, Бөгелмә шәһәре мэры
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа