Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Тема дня

Кеше тормышында иң мөһиме һәм кыйммәтлесе – гаилә ул.

Башта син туасың, аннары үзең тудырасың. Әгәр сезнең семьягыз булмаса, сезнең бернәрсәгез дә юк дип санарга мөмкин. Гаилә – бернинди акчага да табып булмый торган бәхет ул. Гаилә корыр өчен – мәхәббәт, ә аны саклап яшәү өчен сабырлык кичерә белү кирәк.

Бөгелмә бала тудыру йортында 2020 елда туган беренче баланы тантаналы рәвештә өйләренә озаттылар.  Ул – Бөгелмәдән Элеонора һәм Илшат Булатовлар гаиләсендә туган малай.

Бала «Бөгелмә район үзәк хастаханәсе”нең бала тудыру йортында 1 гыйнвар көнне 00:02 минутта, ТАССРның 100 еллыгы елында, 3 килограмм 760 грамм авырлыкта һәм 55 сантиметр буйлы булып дөньяга килде.

«Без сәламәт бала туу белән бәхетле һәм медицина персоналына барысы өчен дә рәхмәтле", - дип билгеләп үтте гаилә башлыгы Илшат. Малайны Давыт дип атаганнар. "Икенче сабыебызга исем сайлауны ирем миңа ышан"п тапшырды, - дип уртаклашты Элеонора.

Булатовлар гаиләсендә бу икенче бала, Булатовларның беренче улларына 2 яшь. Сабый туу уңаеннан бәхетле әти-әниләрне район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ольга Плеханова котлады. Ул Булатовларга Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның һәм Бөгелмә муниципаль районы башлыгы Линар Закировның котлау адресларын тапшырды, шулай ук гаилә парына ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан истәлекле медаль, Бөгелмә муниципаль районы башлыгы Линар Закировның шәхси бүләге – акча сертификаты тапшырды, ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан символик шарф бүләк итте. Бөгелмә муниципаль районы ГХАТ бүлеге җитәкчесе Элла Демченко бәхетле ата-аналарга сабый туу турында таныклык тапшырды. Бөгелмә бала тудыру йортының баш табибы Рамилә Кадермаева да Элеонора һәм Илшат гаиләләрен   котлады, яңа туган сабыйга һәм ата-аналарга сәламәтлек,  чиксез бәхет, иминлек һәм шатлык теләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса