Кече Бөгелмәдә Сабан туе үтте (+ФОТОЛАР)
КЕЧЕ БӨГЕЛМӘ урта мәктәбе спорт мәйданы да ул көнне иртәдән үк гөрләп торды: шат көйләр агылды, балалар тавышы яңгырады. Кече Бөгелмә мәдәният йорты хезмәткәрләре биредә балалар өчен Сабан туе үткәрде. Милли бәйрәмдә балалар бик теләп һәм актив катнаштылар. "Ягодка" балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр татарча җырлар җырладылар, шигырьләр сөйләделәр, "Теремок" рус халык...
КЕЧЕ БӨГЕЛМӘ урта мәктәбе спорт мәйданы да ул көнне иртәдән үк гөрләп торды: шат көйләр агылды, балалар тавышы яңгырады. Кече Бөгелмә мәдәният йорты хезмәткәрләре биредә балалар өчен Сабан туе үткәрде.
Милли бәйрәмдә балалар бик теләп һәм актив катнаштылар. "Ягодка" балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр татарча җырлар җырладылар, шигырьләр сөйләделәр, "Теремок" рус халык әкияте буенча куелган тамаша күрсәттеләр. Авыл мәдәният йгорты үзешчән коллективларында шөгыльләнүчеләр, мәктәп укучылары да кызыклы чыгышлар ясадылар.
Билгеле инде, Сабан туе булгач, йолаларга туры китереп, ярыш-бәйгеләр дә узды: аркан тартышу, капчык киеп йөгерү, биеклеккә һәм озынлыкка сикерү, су ташу һ.б. Ярышларда катнашучы балаларның берсе дә мәйданнан буш кул белән китмәде. Кече Бөгелмә авыл җирлеге башлыгы Сергей Хлопцев тарафыннан әзерләнгән призлар, татлы бүләкләр җитәрлек иде.
Республикабызда күп милләт халыклары дус-тату гомер кичерә. Татарларның милли йоласы - Сабан туе исә барлык милләт кешеләренең дә яраткан бәйрәме ул. Балаларның - бигрәк тә.
Марина РЫЖАКОВА,
авыл мәдәният йорты мөдире.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа