Камил хәзрәт – Бөгелмәдә
14 апрель көнне Бөгелмә үзәк мәчетендә Татарстан Республикасы мөфтие вазифаларын башкаручы Камил хәзрәт Сәмигуллин белән очрашу булды.
Руслан ҖӘЛӘЕВ.
Автор фотосы.
Очрашуда шәһәр һәм райондагы мәчетләрнең имам-хатыйплары, мөселманнар катнашты. Камил хәзрәт ТР Диния Нәзарәтенең киләчәктә дә татар халкы өчен дини мирас саналган хәнәфи мәзһәбенә таянып эш итәчәген белдерде. Әлеге юнәлештә эзлекле рәвештә, бергәләп эш алып барырга кирәклеген җиткерде. Очрашу барышында хәзрәткә күп санлысораулар яуды, ул аларның барысына да тәфсилле җаваплар бирде.
17 апрель көнне Татарстан Республикасы Диния Нәзарәте мөфтиен сайлаулар булачак. Әлегә постка кандидатлар арасында Камил хәзрәт Сәмигуллин да бар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа