Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня

“КАМАЗ-мастер” - Бөгелмәдә

Бүген бөгелмәлеләр өчен "КАМАЗ-мастер" командасы вәкилләре белән очрашу мөмкинлеге булды. Шәһәрнең үзәк мәйданына алар "Дакар" ралли ярышларында катнашкан "КАМАЗ" машинасы белән килеп керде. Бу очрашулар, "КАМАЗ-мастер" командасы оешуга быел - 30 ел, "Дакар" ралли-рейд ярышлары башланып китүгә 40 ел тулу уңаеннан, татарстанлылар өчен бүләк. "КАМАЗ-мастер" командасы вәкилләре республикабыз шәһәрләре һәм...

Бүген бөгелмәлеләр өчен "КАМАЗ-мастер" командасы вәкилләре белән очрашу мөмкинлеге булды. Шәһәрнең үзәк мәйданына алар "Дакар" ралли ярышларында катнашкан "КАМАЗ" машинасы белән килеп керде.

Бу очрашулар, "КАМАЗ-мастер" командасы оешуга быел - 30 ел, "Дакар" ралли-рейд ярышлары башланып китүгә 40 ел тулу уңаеннан, татарстанлылар өчен бүләк. "КАМАЗ-мастер" командасы вәкилләре республикабыз шәһәрләре һәм авыллары буйлап йөри. Алар университет, көллият, училище студентлары белән очрашулар уздыра. Бөгелмә студентлары белән алар Татар мәдәният үзәге бинасында әңгәмә корды.

Бөгелмәлеләр белән очрашуга "КАМАЗ-мастер" командасы вәкилләре Дмитрий Сотников һәм Антон Широков килде. Зал тулы - егетләр. Бу аңлашыла да, автомобиль спорты белән алар күбрәк кызыксына. Очрашу сорау-җавап формасында барды. Бөгелмә яшьләре кызыксындырган сорауларын шәхсән "КАМАЗ-мастер" командасы вәкилләренә җиткерә алу мөмкинлеген кулыннан ычкындырмады.

"КАМАЗ-мастер" командасы 1988 елда оеша. Россиядә бердәнбер завод командасы, алар - дөньякүләм автоспорт ярышларында илне таныткан спортчылар. Татарстан командасы "Дакар" супермарафонында инде унбиш тапкыр җиңү яулаган һәм автомобиль командаларының дөньякүләм рейтингында лидерлар рәтендә исәпләнә.

2018 елгы спорт сезоны команда өчен 40нчы юбилей югары авырлыктагы "Дакар" ралли-марафонында катнашудан башланып китә. Ярышлар Перу - Боливия - Аргентина илләре аша сузылган маршрут буенча уза. Автоспорт сөючеләр әлеге бәйгене 5 гыйнвардан 20сенә кадәр күзәтә алды. "КАМАЗ-мастер" командалары әлеге ярышларда беренче һәм өченче урынны яулый.

  • Автоспортта җиңү күп очракта пилотның тырышлыгыннан түгел, ә уңыш елмаюдан тора. Бу ярышларда күп әйбер техникага бәйле. Машинаның "күңеленә" кереп карап булмый бит, шуңа күрә нәрсә буласын алдан белә алмыйсың. 2018 елгы "Дакар" ярышлары иң катлаулысы булды, мондый маршрутны әле "КАМАЗ-мастер" командасының күргәне юк иде. Ләкин без команданың юбилей елы буларак, җиңү яуларга омтылдык. Үзебез һәм безнең күпсанлы җанатарларыбыз өчен җиңү алып кайтуга ирештек. Бер генә команданың да "КАМАЗ-мастер"ныкы кебек җанатарлары юк. Сез безгә көч бирәсез! - дип сүз тотты Антон Широков.

Очрашу барышында "Дакар-2018" ярышларының иң мавыктыргыч күренешләрен үз эченә алган видеоязма күрсәтелде. Анда машиналар әйләнеп тә каплана, янып та китә, батып та кала... Әйе, шундый авырлыкларны кичеп, җиңүгә беренче булып килә безнең команда вәкилләре.

Ләйсән БИКБУЛАТОВА.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса