Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня

Кадереңне белгәндә эшләү рәхәт

Республикабызда тормышларын нефть, яки "кара алтын" чыгаруга багышлаган кешеләр олы мактауга лаек. Алар ирешкән уңышлар бөтен илнең тоткасын тәшкил итә. Шуңа күрә, әгәр геофизиклар Нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре бәйрәмен ел саен киң колач белән табигать кочагында үткәрә икән, һичшиксез, моңа тулы хаклары бар. Шул нисбәттән 25 август көнне "Сосновка"...

Ләйсән Вилданова.
Автор фотосы.

Менә 60 елга якын "ТНГ-Групп" җәмгыяте һәм аңа кушылган предприятиеләр нефть тармагын үстерүгә үзләреннән тиңдәшсез зур өлеш кертә. Илкүләм югарылыкта алдынгы урын алып тора, республика данын дөнья базарында яклый. Дистә еллар буена берәмтекләп тупланган үз эшләренең алыштыргысыз хезмәткәрләре, алдынгы фикерле җитәкчеләре тырышып хезмәт итәләр, җәм-гыятьнең күркәм эшләре, гамәлләре елдан-ел арта бара. Хакыйкатьне күрү өчен агымдагы елның беренче яртысындагы эшчәнлек нәтиҗәләренә бер күз салу да җитә. Бу вакыт аралыгында җәмгыять 7,5 миллиард сумлык эш башкарган, хезмәт җитештерүчәнлеге 1 миллион сумга җиткән, айлык уртача хезмәт хакы 38 мең 500 сум тәшкил иткән. Чагыштыру өчен, былтыр бу сан 30 мең сум чамасы булган. Шулай ук эш географиясенең киңәя баруы компаниядә эшче көчләрнең артуына да этәргеч ясаган. Хәзерге вакытта оешмада - 7 мең 500 кеше, һәрберсе гомуми уңышка үз өлешен кертеп хезмәт итә.

Әйе, җәмгыятьнең нәтиҗәле эшендәге күркәм саннарны бик күп атарга мөмкин булыр иде, ләкин бу хакта сөйләп, беркемне дә шаккатырып булмас. Бөгелмәдәге һәр өч гаиләнең берсендә әлеге җәмгыятьтә эшләүче кеше булу - моның ачык дәлиле.

Россия геофизика компанияләре арасында алдынгы позицияләр яулап килүче җәмгыять киләсе елга инде 60 еллык юбилеен билгеләп үтәргә әзерләнә. Әйе, әз дә түгел, күп тә түгел бу сан, ләкин аның артында экономик катаклизм шартларының явыз чынбарлыгы, киеренкелеге, шуңа бәйле рәвештә һәр эшчедән, һәр хезмәткәрдән таләп ителгән һөнәри осталык һәм тирән гыйлем яшерелгән. Туган шәһәребезнең йөзек кашы булган предприятие,
меңнәрчә башка оешмаларның аянычлы язмышын кабатламыйча, яхшы исемен саклап калырга, эш күләмнәрен арттырырга, яңа заказчылар белән тотрык-лы мөнәсәбәтләр булдырырга, җитештерү базасын яңартырга көч тапкан.

Рәсемдә: җәмгыятьнең генераль директоры Р.Харисов һәм профсоюз комитеты рәисе Ш.Мәһдиев хезмәт алдынгыларын бүләклиләр.





Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса