Торак төзелә – шәһәр яңара
27 гыйнварда Премьер-министр Илдар Халиков рәислегендә узган видеокиңәшмәдә төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Ирек Фәйзуллинның чыгышыннан күренгәнчә, узган елгы йомгакларга караганда, безнең республика, сафка бастырылган торак күләме буенча, Мәскәү өлкәсе, Краснодар крае һәм Санкт-Петербург шәһәреннән генә калышып, Россия күләмендә дүртенче урын алган.
Әлфия МОСТАФИНА.
Л.Вилданова фотосы.
26 гыйнварга торак төзелешенең еллык планы 6 процентка үтәлеп, 137,3 мең квадрат метр өлгертелгән. Шуның 42,4 мең квадрат метры - социаль ипотека программасына, 45 мең квадрат метрга якыны - күпкатлы инвестицион торак төзелешенә, 50 мең квадрат метры азкатлы төзелешкә туры килә.
"Быелгы планга кертелгән йортларны документлаштыру эше акрын бара", - диде И.Фәйзуллин. Чыннан да, быел өлгертелергә тиешле йортларның 17се өчен җир участоклары әле һаман да рәсмиләштерелмәгән, 2 йорт өчен каралган җир кишәрлегенең шәһәр төзелеше планы юк, икешәр объект су, канализация челтәре белән тәэмин ителмәгән, 16 йорт - электр, 7 йорт - җылылык, 6 объект газ белән тәэмин итү челтәренә тоташмаган.
Ә менә 14 йорт өчен бүгенге көнгә кадәр төзелешкә рөхсәт алынмаган. Шуңа күрә министр муниципалитетлардагы җитәкчеләргә агымдагы елда торак төзелеше өчен каралган барлык җир участокларын гыйнвар азагына кадәр рәсмиләштереп бетерү, аларны тиешле инженерлык инфраструктурасы, шәһәр төзелеше документлары белән тәэмин итү эшен йөкләде.
Премьер-министр да төзелеш эшләре ахырына якынлашкан объектларны документлаштыру эшенә аеруча игътибар бирү кирәклеген ассызыклады.
9 майга кадәр республика төзүчеләре алдына ветераннар өчен 110 торак йортны өлгертү бурычы куелган. Аларда 354 ветеран яңа фатир алачак. Шул йортларның 4се - гыйнварда, тагын 4се - февральдә, 18е - мартта, 37 йорт - апрельдә, 46сы майда файдалануга тапшырылачак. Илдар Халиков бу графикның төгәл үтәлергә тиешлеген искәртте.
Министр исә ветераннарны тораклы итү өчен республикага федераль үзәктән 690158 мең сум күләмендә чираттагы транш алынуын хәбәр итте. Бу акчаларга 694 ветеранның торак шартларын яхшырту мөмкин булачак.
Киңәшмәдә әлеге уңайдан яңа йортлардан торак сайлауның өстенлеген төшендерү өчен шәһәр-район җитәкчеләренең ветераннар, аларның туганнары арасында аңлату эшләре алып барырга тиешлеге яңгырады.
"2011 елда гражданнарны авария хәлендәге тораклардан күчерү программасы ТРда шушы категориягә кергән йортлар мәйданын 319 мең квадрат метрдан 262 мең квадрат метрга калдырырга мөмкинлек бирде", - диде министр. Узган ел гражданнар яңа торакларга күчүнең төп юлы итеп төзүче оешмалардан фатирлар алуны сайлаган. 21 муниципалитет, кайбер кыенлыклар булуга да карамастан, гражданнаны авария хәлендәге тораклардан күчерү буенча өстәмә программада да катнашкан.
Киңәшмә соңында Бөгелмә муниципаль районы башлыгы, шәһәр мэры Илдус Касыймов, Премьер-министр сүзләрен куәтләп, шәхси торак төзелеше өчен билгеләнгән участокларга барлык документларның да әзер булырга тиешлеген тагын бер кат ассызыклап үтте, аннары "КАВАГ" подряд оешмасы вәкиленнән Совет урамындагы "сакаллы" торак төзелешендәге хәлләр турында белеште. Җаваптан аңлашылганча, төзүчеләр йортны икенче кварталда тапшырырга сүз бирәләр. Йортта газ һәм электр энергиясе системасын көйләү эшләре башкарыла, казаннар урнаштырыла.
Гомумән, хакимиятнең капиталь төзелеш идарәсе җитәкчесе Илмир Исхаков әйтүенә караганда, шәһәрдә төзелеш эшләре график нигезендә алып барыла, бернинди дә артта калулар юк.
Рәсемдә: Совет урамында нефть челәр өчен төзелә торган 104 фатирлы йортта (подрядчы - "СУАР" оешмасы, җитәкчесе - В.Горбачев), 1 нче һәм 2 нче секцияләрнең стеналарын торгызу белән бер үк вакытта штукатурлау эшләре дә бара.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа