Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня

Дан сиңа, Герой!

9 декабрьдә бөтен ил халкы белән бергә бөгелмәләр дә Туган ил геройлары көнен (День Героев Отечества) билгеләп үтте. Бу көнне туган җиребезне фашист илбасарларыннан азат итүдә каһарманлык күрсәткән, Бөек җиңү көнен якынайту өчен тылда көнне төнгә ялгап эшләгән, фидакарьлек үрнәге булган геройларыбыз искә алына, исәннәре кадер-хөрмәткә күмелә, алар белән очрашулар...

Әлфия МОСТАФИНА.
Автор фотосы.

Шәһәребезнең Туган якны өйрәнү музеенда да 9 декабрьдә мәктәп укучылары белән очрашуга үзенең бөтен гомерен терлекчелеккә багышлаган алдынгы сыер савучы, Социалистик Хезмәт Герое Гөлсем апа Шәмгунованы чакырганнар иде. Сугыш башланганда нибары 7 яшь була кечкенә Гөлсемгә. "Ачлыкны, ялангачлыкны күп күрдек, - ди ул. - Бик яшьли фермага эшкә килдем. Малларга ашатырга берни юк. Саламны туң эскерттән көчкә йолкып алып, аны башта тураклыйбыз, аннары кайнар суда пешекләп, сыерларга бирәбез". 1960 елда һәр сыердан 5000 килограммнан артык сөт савып алуга ирешкән алдынгы сыер савучыга "Социалистик Хезмәт Герое" дигән мактаулы исем бирелә. Орденнарны К.Ворошилов үз куллары белән тапшырган аңа.

Герой белән очрашуга килгән Бө-гелмә муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Лера Мөстәкыймова район башлыгы һәм шәхсән үз исеменнән терлекчелек өлкәсендә шушындый зур бүләккә ия булган бердәнбер герой Гөлсем Шәмгунованы бәйрәм белән тәбрикләде, аңа озын гомер, ныклы сәламәтлек теләде һәм бүләк тапшырды.

Ветераннар советы рәисе Камил Солтанов исә әле балалыктан да чыгып җитмәгән үсмерләрнең сугыш чорында, аннан соңгы авыр елларда өлкәннәр белән бергә иңгә-иң торып эшләүләрен сөйләде. "Бүгенге балаларга кечкенә генә кыз баланың иртә таңнан торып, көненә ике-өч мәртәбә дистәләгән сыер савуын, потлы чиләкләрне күтәреп, мал азыгы, сөт ташуын күз алдына китерү бик кыендыр", - диде ул, укучыларга мөрәҗәгать итеп.

Геройны котларга Бөек Ватан сугышы ветераны Александр Винокуров, Әфганстан сугышында катнашкан сугышчы-интернационалист Владимир Паршин да килгән иде. Алар Гөлсем апаның, балалары һәм оныклары игелеген күреп, озын-озак яшәвен теләделәр.
Укучылар чыгышларны бик игътибар белән тыңладылар, соңыннан үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр. Очрашу ахырында укучылар һәм килгән кунаклар капиталь ремонттан соң яңарып, матурланып киткән музей заллары буйлап экскурсиядә булдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: герой